Акташ вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акташ вулысы latin yazuında])
Акташ вулысы
Үзәк Акташ
Халык саны 13420 кеше  (1890)

Акташ вулысы (тат. ئاقتاش ۋولىٰسىٰ, рус. Акташевская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Варварин, Әлмәт, Урсалы (Самар губернасының Бөгелмә өязе), Ырысби, Троицки, Зәй, Иске Кәшер һәм Яңа Спас вулыслары белән чиктәш булган (1890). 11 торак пунктта 13420 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Акташ районына кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]