Александр Сандецкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Сандецкий latin yazuında])
Александр Һенрих улы Сандецкий
Туу датасы 17 август 1851(1851-08-17)
Үлем датасы 1918 ел(1918)
Иялек Русия империясе Русия империясе
Гаскәр төре Артиллерия, җәүле гаскәр
Хезмәт еллары 1869—1917
Дәрәҗә
Инфантерия генералы
Инфантерия генералы
Җитәкчелек иткән 34-нче җәяүле гаскәр төмәне,
Гренадер корпуссы,
Казан хәрби округы
Изге Александр Невский ордены
Изге Александр Невский ордены
Ак бөркет ордены
Ак бөркет ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
III дәрәҗә Изге Владимир ордены
III дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
[[commons:Category: Aleksandr Sandetsky Викиҗыентыкта|Александр Һенрих улы Сандецкий]] Викиҗыентыкта

Александр Һенрих улы Сандецкий (рус. Александр Генрихович Сандецкий, 17 август 1851 — декабрь 1918) — рус инфантерия генералы, Казан хәрби округынең сәргаскәре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы буенча Вильно губернасының поляк дворян нәселеннән. 1869 елда Полоцк хәрби гимназиясене, 1871 елда 2-нче хәрби Константин укуханәсен тәмамлый. 1878 елда Генераль штабының Николай академиясене тәмамлый һәм Генштабга күчерелгән.

1878-1883 елларда — Көнбатыш Себер хәрби округынең өлкән адъютантның ярдәмчесе, 1883 елдан — Җидесу өлкәсе гаскәрләре сәргаскәренең махсус йөкләмәләр өчен штаб-әфисәр. 2-нче Кавказ гаскәр корпусының махсус йөкләмәләр өчен штаб-әфисәре (07.12.1885-26.12.1887). 1886-1887 елларда 77-нче Тенги корпусы белән җитәкчелек иткән.

Карс кальгасенең саклану башлыгы (26.12.1887-31.05.1890). Карс хәрби һоспиталеның башлыгы (06.07.1888-31.05.1890). 38-нче җәяүле төмәне штабы башлыгы башлыгы (31.05.1890-25.11.1891). 1-нче гренадер төмәне штабы башлыгы (25.11.1891-12.04.1895). Байкал аръягы өлкәсе гаскәрләрнең штабы башлыгы (12.04.1895-12.07.1899). 38-нче җәяүле төмәненең 1-нче бригадасы командиры (12.07.1899-25.01.1904). 38-нче җәяүле төмәне башлыгы (25.01.1904-15.03.1906). Гренадер корпусы башлыгы (15.03.1906-24.09.1907).

1907 елның 24 сентябрендә Казан хәрби округынең сәргаскәре итеп тәгаенләнгән һәм бу вазыйфасында 1912 елга кадәр. 1912 елдан — Россия империясенең Хәрби шурасының әгъзасы. 1914 елның 19 июленнән 1915 елның 24 апреленә кадәр, мобилизация вакытында, Мәскәү хәрби округы белән җитәкчелек иткән. 1915 елның 8 августында Казан хәрби округынең сәргаскәре вазыйфасына кабат тәгаенләнгән. 1917 елның 5 мартында, Февраль инкыйлабыннан, истигъфага (отставкага) чыккан; өй арестына алынган. 7 мартыннан — кабат Хәрби шурасы әгъзасы, 20 көннән соң хезмәттән чыгарылган.

Октәбер инкыйлабыннан соң ЧК органнары тарафыннан кулга алынган. 1918 елның деакбрендә атып үтерелгән.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары киселешендә урнашкан йорт Сандецкий йорты исемен йөртә. Сандецкий үзе ул йортта Казан ХБ сәргаскәре вазыйфасында булган чакта, ягъни җиде ел яшәгән. Әлеге вакытта Сандецкий йорты ТР дәүләт сынлы сәнгать музее урнашкан.