Мөштәри урамы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөштәри урамы latin yazuında])
Мөштәри урамы
Карта
Элеккеге исемнәр Комлев, Яңа комиссариат, Комиссариат
Озынлык 1075 ± 1 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов

Мөштәри урамы (рус. улица Муштари) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урамнарының берсе. Күренекле татар совет физигы Хәмид Мозаффар улы Мөштәри исемен йөртә.

Ульянов-Ленин урамыннан башлана, көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка бара, Щапов урамы белән чатыннан урам төньяк-көнчыгышка борыла һәм Олы Кызыл урамы белән чатында тәмамлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам ХIХ гасырның башында барлыкка килгән. Йортлар Комиссариат урамы ягыннан салына башланды.

Элек Мөштәри урамы урынында ике урамы булган: Олы Кызыл һәм Щапов урамнары аралыгы Комиссариат урамы исемен йөрткән, калган өлеше исә Яңа комиссариат урамы исемен йөрткән.

1923 елда инкыйлабчы Абрам Комлев хөрмәтенә урамга аның исеме бирелгән. Комлев урамынына Мөштәри исемен бирү фикерен беренчеләрдән булып күренекле татар галиме, техник фәннәр докторы Нух Якупов тәкъдим итә. Бу тәкъдимне Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институты күтәреп ала һәм тиешле үтенеч белән Казан хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Урам хәзерге исемен 1996 елның 2 октәбереннән йөртә.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам белән бәйле танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани