Альберт Бикмуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Бикмуллин latin yazuında])
Альберт Бикмуллин
Туган 31 июль 1939(1939-07-31) (84 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Альберт Лотфулла улы Бикмуллин (31 июль 1939(1939-07-31) (84 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1994), ТАССРның һәм РФның атказанган икътисадчысы (1988, 1995). 1968-1970 елларда ТАССР Статистика идарәсенең хисаплау үзәге директоры урынбасары.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 31 июлендә Казанда туган.

1957-1963 елларда А. Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый, аны "Конструкцияләү һәм радиоаппаратура җитештерү технологиясе" белгечлеге буенча тәмамлый.

1971-1974 елларда Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институты аспирантурасында укуын дәвам итә. 1974 елда икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1992-1994 елларда РФ Хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс академиясе докторантурасында укый, шул ук елның июлендә икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. 2002 елда фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә лаек була.

Дүртенче чакырылыш (2009-2014 еллар) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы, фракциянең координаторы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, мәгариф өлкәсендә дәүләт проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы. Депутат вәкаләтләрен 2014 елның 1 октябрендә туктатты.

""Ватан" Бөтенроссия Социалистик халык хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республика региональ бүлекчәсе рәисе.

Хәзерге вакытта - "ТИСБИ" Идарә университетының эшкуарлык кафедрасы профессоры һәм халыкара һөнәри инновацияләр университетының «Прогнозлау һәм статистика" кафедрасы профессоры. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе, Россия Табигый фәннәр академиясе, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе, Халыкара Экология һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге академиясе, Халыкара Дипломатик Академия академигы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Финансовая академия при Правительстве Российской Федерации: история и современность. Колл. авт. / под общ. ред. ректора Финансовой академии М.А. Эскиндарова. — М.: Финансы и статистика, 2009. — 448 с.: ил. ISBN 978-5-279-03406-2.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]