Альберт Нәдершин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Нәдершин latin yazuında])
Альберт Нәдершин
Туган 7 май 1951(1951-05-07) (72 яшь)
Ленинтау, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре инженер

Нәдершин Альберт Сәхәби улы (1951 елның 7 мае) – тау инженер-электригы, техник фәннәр докторы, профессор, Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре, Россия Федерациясенең ягулык-энергетик комплексының мактаулы хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасыны Дәүләт премиясе лауреаты

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар АССР ының Лениногорск районы Яңа Писмән авылында 1951 елның 7 маенда туган. Уфа карамай институтын (Уфа дәүләт карамай техник университеты)н тәмамлый. Тау инженер-электригы.

Тормыш һәм хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973- 1981 — Урал-Себер магистраль карамай үткәргече идарәлеге инженеры, олуг инженеры, баш лаборатория начальнигы (ЦПЛАТ).

19811985 — Уфа шәһәре Киров районы сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы.

19851992 — Уфа шәһәре Киров районының Производство торак ремонт-эксплуатация тресты идарәчесе.

19921997 — Уфа шәһәре администрациясенең Торак хуҗалыгы һәм инженерлык тәэминаты предприятиеләре идарәсе башлыгы.

1997 — "Газ-Сервис" ААҖ-е филиалы "Уфагаз" ның директоры

2006 елдан ИПТЭР бүлеге мөдире

Уфа дәүләт авиацион техник университеты информатика һәм робототехника факультетының акча, акча әйләнеше һәм икътисади хәвефсезлек бүлеге кафедрасы профессоры [1].

Фәнни эшмәкәрлеге газ үткәргечләрне эксплуатацияләү мәсьәләләренә багышланган.

Альберт Нәдершин корыч көпшә үткәргечләренең чиктәге хәлендә җимерелү процесларының төп законлылыгын тасвирлаган аналитик бәйләнгәнлекне ачты.

Коррозия шартларында хәвефсезлекне тәэмин итү методларын һәм чараларын тәкъдим итте.

Аның ачышы Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге көпшә үткәргеч предприятиеләрендә гамәлдә кулланыла.

50-дән тикшеренү хезмәте һәм 7 рационализатор тәкъдиме авторы[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 — Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре
  • 2002 — Россия Федерациясенең ягулык-энергетик комплексының мактаулы хезмәткәре (РФ энергетика министрлыгы)
  • 2003 — техник фәннәр докторы
  • "Уфа шәһәре үсешендә зур казанышлары өчен" истәлекле билгесе
  • ССРБ Нефть сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы
  • "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 10 еллыгы" юбилей медале[3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 — техник фән докторы дәрәҗәсен яклау диссертациясе "Обеспечение работоспособность и безопасности трубопроводны систем газания" темасына багышланды[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. УГНТУ, archived from the original on 2021-05-15, retrieved 2021-05-15 
  2. АН РБ Надршин Альберт Сахабович
  3. Надршин Альберт Сахабович
  4. Диссертация