Андрей Гейм
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Андрей Гейм | |
| Тулы исеме | Андрей Константинович Гейм |
|---|---|
| Һөнәре | галим |
| Туу датасы | 21 октябрь 1958 (54 яшь) |
| Туу җире | Сочи, ССРБ |
| Гражданлыгы | |
| Бүләк һәм премияләре | |
Андре́ Константи́н улы Гейм (рус. Андрей Константинович Гейм, нидерл. Andre Geim) — Нидерландларда яшәүче галим, физик. Чыгышы белән Русиядән. Константин Новоселов белән бергә 2010 елның физика буенча Нобель премиясе лауреаты. Графен матдәсен ачу белән билгеле.
Галим 1958 елда Сочида туган. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү янындагы физика-техника институтына киткән. Сәләтле булуга карамастан, ике ел буена анда керә алмаган. Сыйныф җитәкчесе моның сәбәбен Андрейның алман тамырлары белән бәйләп аңлата.
Институтны тәмамлагач, Андрей Көнбатыш, шул исәптән Манчестер университеты белән хезмәттәшлек итә башлый. 2000 елда Андрей Нидерланд ватандашлыгын ала, исемен Андре дип үзгәртә. Нидерландларда ул графенны ача.
Сылтамалар [үзгәртү]
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: