Антуан Гамильтон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антуан Гамильтон latin yazuında])
Антуан Гамильтон
Туган телдә исем фр. Antoine, comte d’Hamilton
Туган 1646(1646)
Ирландия
Үлгән 21 апрель 1720(1720-04-21)
Сең-Жермең-аң-Ле[d]
Ватандашлыгы  Бөекбритания короллеге[d]
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, язучы, хәрби хезмәткәр
Ата-ана
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант[1]

 Антуан Гамильтон Викиҗыентыкта

Антуан Гамильтон (фр. Antoine, comte d’Hamilton) — инглиз һәм француз язучысы.

Ирландиянең Лауте яки Типперэри шәһәрендә дөньяга килә. 16401658 еллардагы инглиз инкыйлабы вакытында аның әтисе, шотланд аристократы, гаиләсе белән Франциягә күченә. Антуан монда үсә һәм белем ала. Англиядә реставрация чоры булганда, ул кире кайта. 1688 елда, Стюартлар нәселе җиңелгәч, янә Франциягә китә.

Үз әсәрләрендә Гамильтон эмигрант аристократиянең күңел төшенкелеген чагылдыра, ирония белән шушы аристократиянең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә. Аның төп әсәре — «Граф Грамон истәлекләре» («Mémoires du comte de Grammont»). Ул 1704 елда языла, 1713 елда басылып чыга. Әсәр — XVII гасыр француз прозасының классик үрнәге. Аристократиянең тормышыннан тыш, Гамильтон тарихи портретларын да сурәтли: Кромвель, Людовик XIV һәм башкалар.

Аның «Contes de Féerie» әкиятләре дә XVIII гасыр француз әдәбиятына гаять зур йогынты ясый.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Euvres, 3 тт. — 1912.
  • Mémoires du chevalier de Grammont, précédés d’une notice sur la vie et les ouvrages d’Hamilton, par M. Auger, suivis de la table des noms propres des Mémoires de Grammont et d’un choix de ses épitres en vers et de sa correspondance. — 1878.
  • Fürst R. Die Vorläufer der modernen Novelle im XVIII Jahrh. — 1897.
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Lundy D. R. The Peerage