Аурупа сукыр тычканы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аурупа сукыр тычканы[1]
Аурупа сукыр тычканы
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Отряд: Soricomorpha
Гаиләлек: Сукыр тычканнар
Ыруг: Гади сукыр тычканнар
Төр: T. europaea
Латин атамасы
Talpa europaea
Linnaeus, 1758

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр эзләү
Викиҗыентыкта

ITIS 573165
NCBI 10185

Аурупа сукыр тычканы — җир астында яшәргә җайлашкан, 20 см озынлыктагы кечкенә имезүче хайван. Ул алгы казучы очлыклары ярдәмендә җир астында үзенә юл салып азык эзли. Туфрактагы төрле умырткасызлар белән туклана. Аның күзләре үсеш алмаган, сукыр тычкан ис сизү һәм тоеп сизү ярдәмендә ориентлаша.

Капшап тою төкләре — вибриссалар — танау очында гына түгел, койрыгында да бар. Тәнендә бәрхетсыман кыска йоны теләсә кайсы якка ята һәм «артка чигенергә» дә тоткарлык ясамый. Үзләре өчен юллар казыганда, сукыр тычкан артык туфракны вертикаль юллар аша җир өстенә ыргыта, һәм бу урында үзенә бер төрле туфрак өемнәре — сукыр тычкан өемнәре барлыкка килә.

Башка бөҗәк ашаучылардан Татарстанда җир тычканнарының берничә төре яши. Алар арасында иң күп санлысы — гади көрәнтеш. Ул куе үләнле төрле урман территорияләрендә тереклек алын бара. Җир тычканнары (шолганнар) семьялыгына Татарстанның иң кечкенә имезүче хайваны — нәни көрәнтештә керә. Аның озынлыгы 4 см га якын, авырлыгы 4 г тирәсе.

1983 елдан башлан бөҗәк ашаучыларның тагын бер вәкиле — җофарның очравы турында бер мәгълүмат та юк.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит 182-183. Europäischer Maulwurf