Мүнхен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1781
Мүнхен
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Алмания
Төбәк Бавария
Координаталар 48°8′0″ т. к. 11°34'0" кч. о. (G)
Мэр Кристиан Үде
Мәйдан 310,43 км²
Климат төре уртача
Халык саны 1 410 259 кеше (2011)
Телефон коды +49 89
Почта индекслары 80331-81929
Рәсми сайт http://www.muenchen.de/
(алм.) (рус.) (ингл.) (фр.) (италь.)
Мүнхен (Алмания)
Red pog.png


Мүнхен (алман. München [ˈmʏnçən], баварча Minga — Изер суы буендагы, Алманиянең көньяк өлешендә, Бавария (Bayern) федераль җиренең башкаласы һәм Югары Бавария административ өлкәнең үзәге. 2011 елда Мүнхенда 1 410 259 кеше яшәгән, шул рәвешле ул Алманиянең халык саны буенча өченче шәһәре, Берлин белән Һамбургтан кала.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Мюнхен каласы бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Аңа 1158 елда герцог Генрих Арыслан тарафыннан нигез салынган, 1472 елда шәһәрдә университет ачылган, 1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Һитлер хакимияткә килгән. 1938 елда Мүнхенда Алмания, Италия, Бөекбритания һәм Франция арасында килешү төзелгән. Килешү буенча Чехословакиянең өчтән бер өлеше Алмания файдасына тартып алына.

Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мүнхен 71 тапкыр авиация һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрнең тарихи үзәге тулысы белән диярлек җимерелгән. 815 мең халыкның сугыш ахырында 480 меңе генә калган.

1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Аңа әзерлек алып барган вакытта шәһәр үзәге торгызылган, олимпия авылы һәм метрополитен төзелгән, транспорт челтәре яңартылган.

Мюнхен үзенең сыра кайнату традицияләре белән данлыклы. Шәһәрдәге алты сыра кайнату заводы Октоберфест – сыра, криндел, куырылган тавык ите һәм карусельләр бәйрәмен эчемлек белән тәэмин итә.

Мюнхен шәһәре Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге. Үзенең дөньяда билгеле университетлары, Аурупада иң зурлардан саналган китапханәгә, Макс Планк институтына һ.б. күрә Мүнхен фән үзәге булып санала.

Истәлекле урыннар[үзгәртү]

Яңа ратуша

Шәһәрнең үзәк мәйданы – Мариенплац тирәсендә Мүнхенның иске ратушасы (алман. Altes Rathaus) һәм яңасы (алман. Neues Rathaus) урнашканнар.

Архитектура һәм мәдәни истәлекләр арасында Иске шәһәр (алман. Altstadt) аеруча кызыклы.

Фрауэнкирхе (алман. Frauenkirche) — Мүнхендагы иң биек чиркәве (99 метр), шәһәрнең символы булып тора. Ул чиркәү XV гасырда готик өслүбтә төзелгән. Биредә Людвиг IV Баварияле императорның каберлеге урнашкан.

Изге Петер чиркәве (алман. Peterskirche, Alter Peter) — Мүнхеннның иң борынгы чиркәве, ул XII гасырда төзелгән. Ул романтик өслүбтә төзелгән, ләкин XIV гасыр башында янып чыккач, аны готик рухта торгызалар.

Шәһәрнең иң ямьле чиркәве – Азамкирхе (алман. Asamkirche) 1729—1771 елларда төзелгән һәм Европа соңгы барокко шедевры булып санала.

Музейлар[үзгәртү]

Азатлык радиосы[үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм «Идел-Урал» легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. 1953 елда АКШ тарафыннан «Азатлык» татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мүнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]