Барселона (футбол клубы, Барселона)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Испания байрагыБарселона
Барселона логотибы
Тулы исем Муниципаль оешма «"Барселона" футбол клубы»
Нигезләнгән 29 ноября 1899
Стадион Камп Ноу, Барселона
Урыннар саны 99 354
Президент Испания байрагыСандро Россель
Тренер Испания байрагыЛуис Энрике
Капитан Испания байрагы
Рейтинг 2 нче (УЕФА)
Турнир Испанияның Премьер Лигасы
Урын 1
Сайт http://www.fcbarcelona.cat/web/

«Барсело́на» (исп. һәм кат. Futbol Club Barcelona) футбол клубы — Барселона шәһәренең спорт оешмасы. Испаниянең Премьер Лигасында уйный.

Барселонаның төп һөҗүмчесе - Лионель Месси

Дөньяның иң көчле, танылган, мәшһүр такымнарның берсе.

1899 елда нигезләнгән, Каталония символына әйләнгән, шуңа күрә Барселона шигаре: "Такымга караганда күбрәк" (Més que un club ).

Барселона, Реал Мадрид, Атлетико Бильбао вәкилләре - Примера ярышына нигез салучылар.

Испания югары дивизионнан китмәгән өч такымның берсе.

Өй стадионы - мәшһүр "Камп Ноу" - Аурупада иң сыйдырышлы стадион - 99 354 кеше. Нәкъ монда 2009 елда Казан такымы Рубин җиңелмәс Барселона такымын 2:1 исәбе белән җиңә. Ләкин Рубинга җиңелүгә карамастан, нәкъ 2009 елда Барселона уникаль казанышка ирешә: барлык мөмкин булган ярышларда җиңә: Испания чемпионаты, Кубогы, Суперкубогы, Чемпионнар лигасы, УЕФА Суперкубогы, Такымнар дөнья чемпионаты.

2014 елдан баш тренеры - Луис Энрике.

Казанышлар[үзгәртү]

  • Чемпионнар лигасы - 1992, 2006, 2009, 2011
  • УЕФА кубоклары ияләре кубогы - 1979, 1982, 1989, 1997
  • УЕФА суперкубогы - 1992, 1997, 2009, 2011
  • Такымнар дөнья чемпионаты - 2009, 2011
  • Испания чемпионы - 22 тапкыр

Сылтамалар[үзгәртү]