Лионель Месси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лионель Месси latin yazuında])
Лионель Месси
Туган телдә исем исп. Lionel Messi
Әйтелеш
Туган 24 июнь 1987(1987-06-24)[1][2][3][…] (36 яшь)
Росарио, Санта-Фе (правинсә), Аргентина[4]
Яшәгән урын Росарио
Барселона
Париж
Маями[5]
Ватандашлыгы  Аргентина
 Испания[6]
 Италия[7]
Һөнәре футболчы
Эш бирүче Интер Майами[d]
Балалар Thiago Messi[d], Mateo Messi Roccuzzo[d] һәм Ciro Messi Roccuzzo[d]
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Интер Майами[d]

 Лионель Месси Викиҗыентыкта

Лионе́ль Андре́с Ме́сси (tat. lat. Lionel Messi(үле сылтама), исп. Lionel Andrés Messi; 24 июньдә 1987, Росарио шәһәрендә туган) — Аргентина футболчысы, күп вакыт эчендә мәшһүр "Барселона" клубы уенчысы, 2021 елда Франциянең ПСЖ клубына күчә. Аргентина футбол җыелмасының капитаны, Дөнья чемпионы (2022), Олимпия чемпионы (2008 ел), Көньяк Америка

чемпионы (2021), яшьләр арасында Дөньякүләм чемпионы (2005 ел), иң яхшы уенчысы һәм һөҗүмчесе. Алтын туп җиде тапкыр иясе, Алтын бутса алты тапкыр иясе. Месси футбол тарихында мәшһүр Пеле һәм Марадона белән – иң яхшы уенчысы берсе.

2014 елгы Дөнья ярышының көмеш медале иясе, иң яхшы уенчысы - 2014 елгы Дөнья ярышының Алтын Туп дәрәҗәсенең иясе.

"Барселона"да биш тапкыр чемпион кубогына ия булды (2004/2005, 2005/2006, 2009/2010, 2010/2011). 2007, 2009, 2010 елларда иң яхшы уенчы буларак Испания чемпионатында танылган иде. 2005, 2007, 2008, 2009, 2010, 2011иң яхшы уенчы буларак Аргентинада да танылган иде. Месси – өч мәртәбә Чемпион Лигасының җиңүчесе (2005/06, 2008/09, 2010/11) , Ла Лига иң яхшы бомбардиры (2010, 2012), Чемпион Лигасының иң яхшы бомбардиры (08/09, 09/10, 10/11, 11/12). Барселона тарихында иң яхшы һөҗүмчесе.

Месси — "Алтын Туп" кубокның иясе (2008, 2009, 2011, 2012), иң яхшы Европа футболчысы (2009), FIFA версиясе буенча "Бриллиант туп" кубокның иясе (2009).

Месси 10 декабрьдә 2012 елда Герд Мюллер "мәңгелек рекорды"н арттырып үтәде: 86 туплар бер елда (2012) сукты

2013 елның 7 гыйнварендә Цүрих шәһәрендә Лионель Месси беренче тапкыр футбол тарихында дүрт мәртәбәле "Алтын Туп" иясе, "Иң яхшы ФИФА версияле футболчысы" булып сайланган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Месси урта хәлле гаиләдә туган. Аның әтисе – фәбрик эшчесе, әнисе – җыештыручы. Әтисенең гаиләсе Италиянең Анкона шәһәреннән чыга. 1883 елда Месси бабалары Италиядән Аргентинага күчкән. Бүтән туганнары Каталония нәселеннән чыккан.

Месси үз карьерасы Аргентинада башлый: Грандоли клубы, «Ньюэллз Олд Бойз» клубы.

11 яшендә Мессидә "соматотропин (үсү гормоны) җитешмәве" авыруын табыла. Аның дәвалавы өчен 900 доллар айда кирәк иде. «Ривер Плейт» клубы сәләтле уенчыны белән кызыксына, ләкин дәвалавы өчен түли алмый.

13 яшендә Месси Каталонияга күчә. Барселона клубы сәләтле уенчыны 2000 елда үзенә ала. Месси дәвалавы өчен Барселона 90 мең евро елда түли. Авырудан коткарып Барселона үз тарихының иң мәшһүр футболчысын үстерә. Месси Барселонаны Испания һәм Халыкара ярышларында мәшһүр итте.

Керемнәр һәм популярлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Месси 2008 елдан бирле дөньяда иң югары түләүле футболчыларның берсе 2015 һәм 2016 елларда Месси Forbes журналы версиясе буенча барлык спортчылар арасында керемнәр буенча икенче урынны яулады, аргентиналыны бары тик Криштиану Роналду гына урап уза алды. 2018 елда, France Football версиясе буенча, Лионель Месси суммада 100 миллион евродан артык (454) акча эшләгән. 2019 елда ул Forbes версиясе буенча дөньяда иң югары түләүле спортчы булды. 2017 елда "Барселона" белән яңа контрактка кул куеп, Месси атнасына 667 мең доллар акча эшли, "Барселона" шулай ук аңа озайту өчен бонус сыйфатында 59 миллион доллардан бераз гына артык акча түләгән. 2020 елда Месси командалы спорт төрендә Криштиану Роналдудан соң икенче футболчы һәм икенче спортчы булды, ул үз карьерасында бер миллиард доллардан артык эшләде[чыганагы?].

Месси Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Месси өч тапкыр Казанда булган: ике мәртәбә "Барселона" составында Казанда Рубин каршы Чемпион Лигасында уйнады (2009, 2010, уеннар исәбе: 0:0, 1:1), һәм 2018 елда Дөнья чемпионатында Казан Аренада узган Аргентина-Франция матчында милли такымда катнаша (3:4). 2009 елның ноябрендә «Рубин» "Камп Ноу" стадионында мәшһүр, җиңелми торган "Барселона"ны 1:2 исәбе белән җиңде.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]