Борай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Борай
Борай
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар (лат. Magnoliophyta)
Сыйныф: Берөлешлеләр (лат. Liliopsida)
Тәртип: Кыяклычәчәклеләр (лат. Poales)
Гаиләлек: Кыяклылар (лат. Poaceae)
Асгаиләлек: (лат. Pooideae)
Триба: (лат. Triticeae)
Ыруг: Бодай
Төр: Борай
Латин атамасы
Triticum spelta L.

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 42243
NCBI 58933

Борай яки спельта[1] (лат. Triticum spelta) — кешелек барлыкка килгән чордан башлап игелә торган бөртекле культура, бодай ыругының төре.

Кешелек дөньясына борай элек-электән мәгълүм. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, ул Гомер поэмаларында, Геродот язмаларында да телгә алына. Ватаныбыз Идел-Урал территориясенә ул безнең эрага кадәр үк килеп кергән. Татарлар белән чиктәш яшәгән мордва халкы борайны “татар бодае” дип йөрткән.[2]

Аны урыс хакимлеге астында да, 17-19 нчы гасырларда шактый күп үстергәннәр. Ә менә узган гасырның 20 нче елларыннан соң, нигездә Бөек Ватан сугышыннан соң бөтенләй дә үстерми башлаганнар. Белгечләр моның берничә сәбәбен әйтә. 19 гасыр ахырында — 20 гасыр башында борайның урынын әкренләп бодай алган. Чөнки, беренчедән, бодайның уңдырышлылыгы бермә-бер югары, ул сабагыннан чиста килеш алына. Ә борай карабодай кебек кабыклы (тышчалы) була, шуңа да аның ярмасын әзерләү өчен махсус тегермәннәр кирәк. Югыйсә күп кенә күрсәткечләре буенча борай бодайдан файдалырак культура санала.

Борайда аксым күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк. Анда кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 аминокислота бар, бодайда алар азрак. Борайның составындагы тимер, протеин кебек матдәләр, витаминнар да гадәти бодайга караганда күбрәк. Шуңа да ул диетик продукт санала. Аннан соң тагын бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала.

Европада моннан 10-15 ел элек борайдан төрле ризыклар әзерли башладылар. Аны алар «Сәламәт туклану» дип аталган кибетләрдә саталар. Ул Германиядә, Италиядә, хәтта Һиндстанда да популяр ризыкка әйләнде. Аны американнар да киң куллана башлады: боткасын пешерәләр, ашка салалар. Голландиядә аннан пешерелгән ипи бик популяр. Европа галимнәре борайны «кыяклы культураларның кара уылдыгы» дип йөртәләр. Русиядә ул нигездә Дагыстанда, Башкортстанның берничә хуҗалыгында һәм Татарстанда (нигездә Кукмара, Балтач, Мамадыш районнарында) игелә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]

Бодай түгел, борай / Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ / – № 1 (11714), 12 гыйнвар, 2012