Бүре юкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүре юкәсе latin yazuında])
Бүре юкәсе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Daphne L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон бүреюкәлеләр[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр D. laureola[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
... хөрмәтенә аталган Дафна[d][5]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=3393[6]
 Бүре юкәсе Викиҗыентыкта

Бүре юкәсе, бүре җиләге (лат. Daphne L., 1753[1][2]) — бүре җиләкчәләр семьялыгыннан яфрак коючан яки мәңге яшел куаклар, сирәк очракта кечкенә агачлар ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

80 ләп төре билгеле, күбесенчә Европа һәм Азиянең урта поясында очрыйлар. Татарстанда бер төре – гади бүре җиләге, яки бүре юкәсе (D.mezereum). Ылыслы һәм катнаш урманнарда, күбесенчә Кама алдының төньяк районнарында үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәбәнәк куак (30-100 см). Аз ботаклы аскы ботаклары яфраксыз үсемлек; кабыгы саргылт-соры төстә, ясмыксыман коңгырт төерләр белән капланган. Һәр ботакның очында ланцетсыман озынча яфраклы бәйләме бар. Чәчәкләре ал төстә, хуш исле, яфрак куентыгында өчәрләп-бишәрләп урнашканнар, яфрак ярганчы барлыкка киләләр. Җимеше – кызыл, сусыл. Орлыклардан, тамыр үрентесеннән (культурада чыбыкчадан, үрентедән) үрчиләр.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабыгы һәм агачында гликозидлар, минераль тозлар, сумала, буяу матдәләре, сагыз бар.

Халык медицинасында кабыгыннан һәм җиләгеннән ясалган спиртлы төнәтмәсен ревматизм, буыннар авыртканда файдаланалар.

Барлык өлеше дә (аеруча кабыгы һәм җиләге) агулы.

Daphne mezereum

Бал бирүче үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  5. Burkhardt L. Directory of eponymous plant names - extended edition. Index of Eponymic Plant Names - Extended Edition. Index de Noms éponymiques des Plantes - Édition augmentée. — 2018. — ISBN 978-3-946292-26-5doi:10.3372/EPOLIST2018
  6. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  7. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/bre-ilge