Бәхәс:Чъкхао-лъае

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чъкхао-лъае latin yazuında])


Исемне кирилл хәрефләре белән бирү[вики-текстны үзгәртү]

Абдулла әфәнде, мәкалә исемен татар (кирилл) хәрефләре белән бирүгә ничек карыйсыз, мәсәлән, македон Википедиясендәге кебек: Л’хаул’ен?--Әмир (бәхәс) 13 окт 2022, 18:23 (UTC)[җавап бирергә]

Älegä şulaj torsın dip ujlıjm. Monıñ öçen kiñäşläşergä kiräk. Ä jazmıjça torıp bulmıj, mäqalä kiräk, möğajen. Tögalräk itep jazılsa jaxşıraq bulır ide, äjteleşenä. Nindi dä bulsa sistema bujınça. Namibijä belän, mäsälän, xezmättäşlek tä itäbez. Ul şulaj çit tel töşençäse kebek torıp torsa dijüem. Annarı, bälki, Sez äjtkän juramanı qabul itär idek.--A.Khamidullin (бәхәс) 13 окт 2022, 21:07 (UTC)[җавап бирергә]
Абдулла әфәнде, мәкалә латин шрифтында язылган булса, бер сүз дә юк. Әмма кириллда язылганында мәкалә исемен кирилл хәрефләрендә бирү кирәк иде.--Әмир (бәхәс) 14 окт 2022, 19:52 (UTC)[җавап бирергә]
Аңладым. Шулай да, The Beatles, Boeing 737, Samsung дип язылган мәкаләләрне күрәм. Шулай ук биредә кайвакыт программа эзли. Аны да исәпкә алырга кирәк. Видеодан чиртүле авазларны ишеткәнем бар, алар латин авазларына бик үк туры килми дип әйтер идем. Булганнарын кириллик әлифба белән язып, булмаганнарын махсус тамгалары белән язгач, яңа язылыш кертүем бар, җөрьәт итмим. Шулай ук монда x хәрефе белән кайвакыт чиртү авазы билгеләнә. Рус телендә Лев Толстой әсәрләрендә язган кебек, үрнәк алып, калдыра алмыйбызмы?--A.Khamidullin (бәхәс) 15 окт 2022, 07:02 (UTC)[җавап бирергә]

Абдулла әфәнде, The Beatlesларны бөтен дөнья халкы шушы язылышта таный. Ә монда 7 мең кеше сөйләшә торган диалект атамасы турында сүз бара. Латин шрифтындагы Татар Википедиясендә, башка Википедияләр кебек үк, терминнарны, атамаларны үз язылышында, үзгәртмичә бирер идем. Мәсәлән, Анни Эрно урынына Annie Ernaux дип. Үзбәкләр дә Annie Ernaux дип биргән кебек. Ә Лев Толстой французчаны роман исемендә түгел, роман эчендә генә кулланган дип беләм.--Әмир (бәхәс) 15 окт 2022, 12:44 (UTC)[җавап бирергә]

Мәсәлән, борынгы финикиялеләрнең Африка тирәли әйләнеп килүләрен истә тотсак, бәлки семит телләрендә ниндидер тарихи атама да бардыр. Я төрек телендә, фарсы телендә. Шул вакыттан бирле үзгәрмәгән микән. Алай да итәргә була, шулай да, әлегә, гафу итегез, шул килеш торып тору карашымда калам. Бик язасыгыз килсә, үзгәртә дә аласыз.--A.Khamidullin (бәхәс) 15 окт 2022, 14:32 (UTC)--A.Khamidullin (бәхәс) 15 окт 2022, 14:32 (UTC)[җавап бирергә]

Халкы чагыштырмача күпсанлы булмаса да, шәхси бәйге булган урыннарда югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкин булуын да истә тотар идем.--A.Khamidullin (бәхәс) 15 окт 2022, 14:35 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкалә атамасын татар әлифбасы хәрефләре белән биреп булганда, шулай эшләргә кирәктер, ә бу атамасын мәкалә эчендә күрсәтеп була. Татар теллеләргә таныш булмаган хәрефләр куллану мәкаләгә исем бирү кагыйдәсенә дә туры килми.--Ilnur efende (бәхәс) 17 окт 2022, 06:17 (UTC)[җавап бирергә]

Русча бу тел чъкхао-лъае дип бирелә. Татар теле кагыйдәләре буенча да шулай бирелергә тиеш була.--Ilnur efende (бәхәс) 17 окт 2022, 06:24 (UTC)[җавап бирергә]