Википедия:Күчерү/Архив/4

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күчерү/Архив/4 latin yazuında])

карагыз: Бәхәс:Дөбъяз. --QDinar (бәхәс) 24 май 2016, 14:44 (UTC)[җавап бирергә]

Төмән - урта гасырда әйләнештә булган хәрби һәм административ термин. Kitap-әфәнде һәрвакыт кардәшләребез казахлардан үрнәк алырга чакыра, ләкин аларда - дивизия, үз гаскәрләре булсада. - Derslek (бәхәс) 13 май 2016, 07:41 (UTC)[җавап бирергә]

Бик дөрес, Дөреслек әфәнде. Күптән кулланыштан чыккан сүзләрне ТВ-ясендә генә кертеп тел үстереп булмый, ә бозып була. Кеше аңлый алмаган энциклопедия яраксызга чыга. --Damir (бәхәс) 13 май 2016, 11:04 (UTC)[җавап бирергә]

Төмән - Татар ханлыкларында булган ун меңле гаскәр атамасы, чын татар сүзе, ул нәкъ дивизия төшенчәсенә туры килә. Татар тарихын онытырга ярамый. Әлеге сүз һәр заманча татар сүзлегендә бар: мәсәлән http://tatar_russian.academic.ru/46230/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, http://tatpoisk.net/dict/tat2rus/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, һ.б., бу иске татар теле булмый. Татар Википедиясендә Төмән - чын татар сүзенә һичшиксез өстенлек бирергә кирәк, дивизия - латин сүзе, тик 17 гасырда барлыкка килгән, ә татар сүзе Төмән 13 гасырда билгеле булган инде, шуңа күрә күчерүгә каршы булам. --Kitap (бәхәс) 13 май 2016, 18:33 (UTC)[җавап бирергә]

Китап, сез бит Казанда торасыз бугай. Милли китапханәгә барып хәрби терминнар сүзлеген алып торыгыз. Итернетта шикле чыганаклар белән гарәпфарсытатарчалаштыру кагыйдәләргә туры килми.Әгәр анда татар телендә дивизия төмән (һәм бары тик төмән) дип бирелә икән, мәкалә шулай аталыр. Әлегә бар дәлилләр дивизия яклы гына�, кагыйдә буенча мәкалә төп атамасы ешрак, таныш сүзгә бирелә.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:11 (UTC)[җавап бирергә]

Сез әйткән сүзлекләр совет заманында бастырып чыгарылган, анда да врач, экономика, политика һ.б. татар сүзләре буларак бирелә. Искергән, урыслаштыру идеологиясе тәэсирендә чыгарылган сүзлекләр абруйлы чыганак булмыйлар, җитмәсә берни китерелмәгән. "Барыгыз, карагыз" - бу дәлил түгел.--Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:30 (UTC)[җавап бирергә]

Әнкара --> Анкара[вики-текстны үзгәртү]

Анкара сүзе сүзлекләрдә, ММЧда ешрак кулланыла. Рәсми атамасы да шулай. Мәкаләдә китерелгән чыганак бары тиклем Әнкара сүзенең бар икәнен күрсәтә, бу абруйлы түгел, бәлки әле ТатВикидан алганнардвр. Аның ешрак кулланылышын белү өчен "Анкара (Әнкара) шәһәре" дип эзләп карый аласыз.-Damir (бәхәс) 21 май 2016, 20:02 (UTC)[җавап бирергә]

Сез бернинди чыганак, бернинди исәпләүне китермәдегез. Татар матбугат чараларында нәкъ Әнкара язылышы ешрак очрый:

Мин сезгә бөтенләй төрле матбугат чараларын китердем, аларның ТатВикигә катнашы юк, һәм һәркайда Әнкара дип языла. --Kitap (бәхәс) 21 май 2016, 20:15 (UTC)[җавап бирергә]

гуглда анкара шәһәрендә - 4670, әнкара шәһәрендә - 6920. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:18 (UTC)[җавап бирергә]

Хөсәенов, Җ.А. Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек. Анкара, Әнкарә сүзләрен бирә. Китап әфәнде сез китерәсез ММЧ, бу АЧ түгел. Әнкара дип эзләү нигездә Викига һәм аның копияләренә сылтый бит. Әгәр сез АЧ белән Әнкара сүзен исбат итсәгез, мин каршы була алмыйм.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:00 (UTC)[җавап бирергә]

QDinar ясаган исәпләүләргә караганда Гугда Әнкара язылышы ешрак очрый. --Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:25 (UTC)[җавап бирергә]

Районның татарча рәсми исеме "Әбҗәлил районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).

Статистика:

Габҗәлил районы (602 нәтиҗә, күбесе - ТатВики мәкаләләре, бер мәртәбәләп "Игенче" һәм "Алга" гәзитләрендә кулланылган: https://www.google.ru/webhp#q=%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B&newwindow=1&start=0)

Әбҗәлил районы (1130 нәтиҗә, ТатВики мәкаләләре, "Кызыл Таң", "Өмет", "Алга", "Игенче", "Маяк", "Саба таңнары" гәзитләре, "Сөембикә" журналы, "Азатлык" радиосы, "Татар-информ" агентлыгы, "Интертат" агентлыгы, "Матбугат.ру" сайты, Г.Әхмәт "Матбугатта басылган мәкаләләр" әсәрендә, ТРның Сарман районы сайты, ТР Балтач районы сайты, БР Ярмәкәй районы сайты, "Татар-ислам" сайты, "Татарская трибуна" сайты, ТР Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы сайты, ТР Язучылар берлеге сайты кулланалар: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D3%99%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)[җавап бирергә]

  • Электән ук Габҗәлил ешрак күзгә чалына иде. Татмедиа басмалары бу очракта калька куллана. Башкортстан татар матбугатына ышаныч күбрәк. Чакмагыш ([1]) һәм Борай ([2]) районнары татар газеталары. Аннары Башкортстанда туган һәм яшәгән язучылар: Айдар Хәлим, Равил Үтәбай-Кәрими Габҗәлил атамасын куллана. - Derslek (бәхәс) 16 июн 2016, 10:22 (UTC)[җавап бирергә]
    • әбҗәлил этимологик оригиналга якынрактыр, чөнки бу әбү җәлил дигән сүздер. ә г хәрефен өстәү - хата, "габде" сүзенә охшату, "народная этимология"дер. --QDinar (бәхәс) 16 июн 2016, 11:52 (UTC)[җавап бирергә]
      • 1) "Кызыл Таң" - рәсми республикакүләм гәзите, аңа район гәзитләренә караганда ышаныч күбрәк - ул "Әбҗәлил районы" атамасын куллана. Һәм тагын шул ук Чакмагыш-Борай гәзитләре (Игенче/Алга) "Әбҗәлил районы"н да кулланалар. Димәк, дөресне алар үзләре белми.

2) Шуннан татар телендә бастырылган БР кануннарында гел "Әбҗәлил районы" итеп языла. Мин Башкортстанда торып "Габҗәлил районы" дигәнне гомеремдә ишетмәдем. Шуңа күрә бу атама мине нык гаҗәпләндерде!

3) "Габҗәлил" дигән кеше исеме юк ул - "Татар исемнәре нәрсә сөйли?" китабында ул юк (http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/g/), анда тик "Әбҗәлил" исеме бар ("Әбелҗәлил" исеменең варианты икән - http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/aa/)

Кыскача, ничек булса да әмма районга карата ул рәсми рәвештә "Әбҗәлил районы" формасын кулланыла дөресрәк.--Milli (бәхәс) 17 июн 2016, 04:56 (UTC)[җавап бирергә]

Районның татарча рәсми исеме "Зилаер районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)[җавап бирергә]

Статистика

Җылаер районы (637 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре генә: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D2%97%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)

Зилаер районы (267 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре, бер диссертасия, "Кызыл Таң", "Өмет", "Туган Як", "Саба таңнары", "Маяк" гәзитләре, "Татар-информ" агентлыгы, "Азатлык" радиосы, "Матбугат.ру" сайты, "Татар-ислам" сайты, З. Мифтахов "Чалгының тарихи роле турында фәлсәфә" әсәрендә кулланалар https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D0%B7%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)

  • Күплек санында язу - урысчадан калька. «Афиналар» белән бер сериядән: [3] - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:20 (UTC)[җавап бирергә]
    • Утверждение ошибочно как в случае Афин, так и Нидерландов – в обоих случаях речь о нарушении правила ОРИСС
      • В современном греческом действительно используется единственное число, но во всех прочих языках это не так. Множественное число "Афины" использовалось в Древнем мире – когда проникло в латынь и т.д., далее повсюду и используется без изменения до сих пор.
      • Нидерланды – на языке страны единственное число нид. Nederland обозначает территорию в Западной Европе, а множественное число нид. Nederlanden используется для обозначения всего суверенного Королевства Нидерландов (7 территорий по всему миру). В других языках мира такое различение не зафиксировано, оба в множественном числе.--frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 13:06 (UTC)[җавап бирергә]
  • Татарча география дәреслекләре -ларларны төшереп калдыра: http://tatar.org.ru/_educ/virt-gimn/books/3donyacyr2/52.html --Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:51 (UTC)[җавап бирергә]
    • Современный татарский вообще сплошной ОРИС – сотрудники ИЯЛИ похоже «ушли в себя», сосредоточившись на исследовательской деятельности. Сайт у них не обновлялся с 2011 года, новый сайт http://www.antat.ru/tt/iyli/ в процессе разработки. Из старой, а также текущей русской версии видно, что (предыдущее?) руководство института забыло о его уставной прикладной функции языкового регулятора, задающего стандарты современного татарского, да и организация работ не соответствует ожиданиям мира Интернета. Пока участие в татВики не является популярным среди широких масс носителей языка, можно поступать как вздумывается – благодаря индексации в Google и Яндекс текущее меньшинство участников проекта на сегодня само диктует остальным стандарты своего татарского. --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]
      • frhdkazan, милли хис нигезендә комплексларыгыз булса, тынычлана аласыз. Бер абзац буенча гына да үзегезне «чын татар» итеп күрсәттегез. Чөнки: 1) татарча юнләп белмисез, 2) үзегезне генә акыллыга, калган татарларны сарыкка чыгарасыз; 3) урысча язып, урыслар алдында корыйк болгыйсыз; 4) татар өстеннән урыс туганга туктаусыз әләклисез һ.б.һ.б. - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 15:42 (UTC)[җавап бирергә]
    • Раз «Нидерланд Корольлеге» проникло даже в Татар-информ и на сайты портала «Официальный Татарстан», значит на сегодня татары Татарстана официально именуют указанное государственное образование именно так. Рано или поздно ситуация с терминологией разрешится: татары переубедят весь мир (всё в ед.числе), согласятся с ним (всё в мн.числе) или примут версию нидерландцев (в ед.числе - европейская часть, королевство же в множественном). С уважением, --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 16:18 (UTC)[җавап бирергә]

Индивидуальлек -> Индивидуализм[вики-текстны үзгәртү]

Сәбәп:

--frhdkazan (бәхәс) 2 дек 2016, 10:29 (UTC)[җавап бирергә]