Владимир Кузьменко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Кузьменко latin yazuında])
Владимир Кузьменко
Туган 8 август 1954(1954-08-08) (69 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты

Владимир Кузьменко (8 август 1954 ел ) — совет һәм фирка эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Югары Советының хатын-кызлар эше, гаиләне саклау, аналык һәм балалык буенча комиссия әгъзасы.

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кузьменко Владимир Петрович 1954 елның 8 августында Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган.

Милләте буенча украин, югары белемле. 1981 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1971 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа электр лампалары заводында тукар булып башлый.

1972-1974 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1981 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлагач, Салават машина төзүчеләр заводының медик-социаль бүлегендә табиб булып эшли.

1982-1988 елларда Уфа шәһәренең 8-нче хастаханәсендә хирург булып эшли.

1988 елдан Уфа шәһәре Орджоникидзе районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире вазыйфасында эшли.[1]

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы 5нче Северный сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының хатын-кызлар эше, гаиләне саклау, аналык һәм балалык буенча комиссия әгъзасы.[2]

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]