Гаҗман (әмирлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гаҗман шәһәренә һавадан күренеше

Гаҗман Әмирлеге (гарәп. إمارة عجمانимарә ‘әҗман) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң кечкенә әмирлеге.

Мәркәзе — Гаҗман шәһәре. Мәйданы 259 км² (дәүләтнең 0,3 %), халык исәбе 372 923 кеше (2008) тәшкил итә.

Әмирлек башлыгы — шәех Хөмәйд IV бине Рашид ән-Нөгайми.

Халыкның күпчелеге әмирлекнең мәркәзендә яшиләр. Гаҗман эченә шулай ук ике анклав керә: Мәсфут (көньяк-көнчыгыштарак 110 км) һәм Мәнамә (көнчыгыштарак 60 км). Кораб төзү, энҗе табу, хөрмәчелек. Университет, медицина институты. Туризм.

Якынча 1820 елда Гаҗман әл-Касыйми шәехләрдән азат булды. 18921971 елларда Гаҗман Килешү Гоман эчендә булган. 1971 елның 2 декабреннән БГӘ эчендә.


 
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең әмирлекләре
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы
Әбу-Даби | Гаҗман | Дөбәй | Рәэсел-Хәймә | Өммел-Кайвәйн | Фөҗәйрә | Шарҗә