Геннадий Борисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Борисов latin yazuında])
Геннадий Борисов
Туган 26 февраль 1962(1962-02-26) (62 яшь)
Краматорск, Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
 Россия
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d][1]
Һөнәре астроном-любитель, инженер, йолдызбелгеч

Геннадий Владимирович Борисов (1962, Краматорск, ССРБ) — Россия телескоплар конструкторы һәм астроном-һәвәскәр, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геннадий Борисов 1962 елда Краматорскта туган. 1989 елда М. В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый[2]. П.К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының Кырым лабораториясендә инженер булып эшли[3][4]. Анда ул телескоплар белән эш итә, тик үзе күзәтүләр ясамый. Ул шулай ук «Астрономия фәнни үзәгендә» эшли, Роскосмос белән хезмәттәшлектә эксперименталь телескоплар булдыра[5].

Борисов буш вакытында Кырым ярымутравының тау өлешендә Научный бистәсендә урнашкан MARGO шәхси обсерваториясендә астрономия белән шөгыльләнә. 2013 елдан 2017 елга кадәр ул җиде комета[6] һәм 2013 TV135 кебек берничә җир тирәсе объектын ачыклаган. Бу ачышлар телескоплар ярдәмендә ясалган, аларны ул үзе проектлаган һәм ясаган: GENON (2 комета) һәм GENON Max (5 комета)[5]. 2014 елда Борисов C/2013 N4 һәм C/2013 V2 кометаларын ачкан өчен ике Эдгар Уилсон бүләген ала[7].

2019 ел башында Борисов үзенең яңа 0,65 метрлы телескопы өстендә эшне тәмамлаган[8]. 2019 елның 30 августында, бу телескопта эшләгәндә, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача, ул Кояш системасында табылган икенче йолдызара объект булып тора[9]. Кометаны ачу Гиннесс рекордлар китабына кертелә[10].

Геннадий Борисовның 2I/Borisov кометасын ачуын Клайд Томбоның Плутонны ачуы белән чагыштыралар[5]. Томбо шулай ук астроном-һәвәскәр булган һәм телескопларны үзе конструкцияләгән, тик Плутонны ул үз телескопында түгел, ә Лоуэлл обсерваториясе астрографында ачкан.

Ачышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геннадий Борисов 10 комета ачкан:

  • 08.07.2013 — озак периодик C/2013 N4 (Borisov);
  • 06.11.2013 — гиперболик C/2013 V2 (Borisov);
  • 22.08.2014 — C/2014 Q3 (Borisov);
  • 05.09.2014 — якын параболик C/2014 R1 (Borisov);
  • 23.02.2015 — озак периодик C/2015 D4 (Borisov);
  • 11.09.2016 — озак периодик C/2016 R3 (Borisov);
  • 01.03.2017 — гиперболик C/2017 E1 (Borisov);
  • 30.08.2019 — гиперболик йолдызара 2I/Borisov;
  • 02.11.2019 — якын параболик C/2019 V1 (Borisov)[11];
  • 20.08.2020 — якын параболик C/2020 Q1 (Borisov)[12].

Шулай ук астероид 2013 TV135 һәм башкалар.

Борисов тиздән һәвәскәр астрономнар яңа кометлар ача алмаячак, дип саный: «2016 елда мин генә комета таптым. 2013 елда без җидәү идек. Елдан-ел алар кими бара. Зур телескоплар арта бара. Һәвәскәрләрнең тиздән берни дә калмаячак»[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]