Генри Форд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Генри Форд

1919 елда
Тулы исеме инг. Henry Ford
Һөнәре уйлап табучы, эшмәкәр
Туу датасы 30 июль 1863(1863-07-30)
Туу җире Мичиган, АКШ
Ватандашлыгы АКШ байрагы
Милләте инглиз
Үлем датасы 7 апрель 1947(1947-04-07) (83 яшь)
Үлем җире Дирборн, Мичиган
Башка мәгълүмат Ford Motor Company нигез салучы

Генри ФордАКШ эшмәкәре, конвейер уйлап табучы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Ирландиядән күчеп, Детройтның читендә яшәгән фермер гаиләдә туган. 16 яшендә өеннән чыгып китә, эшкә урнаша. 1891-1899 елларда «Эдисонның Электрик компаниясендә » (Edison Illuminating Company) инженер-механик, соңрак баш инженер булып эшләгән. 1893 елда эштән буш вакытында үзенең беренче автомобилен конструкцияләгән. 1899 - 1902 елларда «Детройт автомобиль компаниясе»ндә милектәш булган, әмма төп хуҗалар белән низаглашып, алардан аерылып чыга да, 1903 елда Форд Мотор Компани оештырган. Компания Ford A маркалы автомобильләр чыгара башлаган.

«Форд мотор компани»га бу өлкәдә монополия тотарга маташкан синдикатлар аяк чала башлый. 1879 елда Дж. Б. Селден төп принциплары гына тасвирланган, әле эшләнмәгән автомобильнең проектын патентлап куя. Селден беренче тапкыр патент хокуклары бозылуда гаепләп, Фордны мәхкәмәгә биреп, ота, автомобиль җитештерүче компанияләрнең байтагы тиешле лицензияләр алырга тотына һәм “законлы фабрикантлар ассоциациясе” төзи. “Форд мотор компани”га каршы Селден тарафыннан бирелгән шикаятькарау 1903 - 1911 елларда бара. “Законлы фабрикантлар” Форд автомобильләре алучыларга да мәхкәмә белән яныйлар хәтта. Әмма Форд бирешми, финанс ягы “законлы фабрикантлардан” кайтыш булса да, сатып алучыларына яклау һәм ярдәм тәэмин итәчәген белдерә. Форд процессны оттыра, әмма эшне яңадан карап, мәхкәмә автомобиль чыгаручыларның берсенең дә Селденның хокукларын бозмавын таный, чөнки аларның двигательләре бүтән була. Монополия берлеге шунда ук таркала, ә Генри Форд кулланучылар хокукын яклаучы даны ала.

1896 елда, 33 яшьлек Генри Форд исеме автомобильләр дөньясында әле ишетелгәләп кенә маташкан вакытта, машиналар бөтен дөньяда елына берничә дистә генә эшләп чыгарыла. Ә инде 40 елдан соң җир шарында инде елына утыз миллион машина эшләп чыгарыла башлый, шуның яртысы Фордныкы була.

Яңа җитештерү ысулы[үзгәртү]

Фордка чынга ашмастай идея тынгы бирми: аның елына меңнәрчә генә түгел, ә бәлки миллионнарча автомобиль эшләп чыгарасы килә – әгәр дә эшчеләрнең һәркайсы хәрәкәт итүче тасмада машинага бары тик бер генә деталь, бер генә узел куйганда моны эшләп булыр иде, дип уйлый Форд. Ә ул вакытта эшче автомобильне башыннан ахырына кадәр үзе җыя.

Конвейер буенча исәпләүләр шаккаткыч була: Олдсның, мәсәлән, бер автомобильгә бер сәгать вакыты китсә, Фордның берничә минуты гына китәчәк.

1908 елда үлемсез «ФордТ»ның беренче үрнәк экземплярлары җыела. Бөтен машиналарны да җыюга, конкурентлар белән чагыштырганда, 3-5 мәртәбә азрак көч, вакыт, чыгым китә, ә машина сәгатенә 80 километрга кадәр тизлек бирә торган була. Ванадий корычыннан ясалган яңа рама нибары 550 килолы машинаны бик чыдам итә. Шуның өстенә, машинага 5 кеше сыя. 3 кенә литрлы двигатель 20 ат көчле, дүрт цилиндры да бердәм блок итеп ясалган; ягулык бактан үзагымы белән керә, чөнки двигательдән өстәрәк тора; аккумулятор урынына – магнето; ике тизлекле планетар тапшырулар тартмасы, ике буй рессора урынына аркылы ике рессора – барысы да яңалык була. Башта «фордларны» арзанлы кара буяу белән буйыйлар – әмма әлеге кимчелекне фирма үз файдасына эшли торганга әйләндерә: «Сез бездә теләсә нинди төстәге автомобиль сатып ала аласыз – әгәр дә ул кара төстә булса» дигән «хулиган» слоган уйлап чыгаралар. Әле мондый машинаны дөньяның күргәне булмый. Әмма иң шаккатырганы – аның бәясе була. Автомобиль нибары 850 доллар тора.

«ФордТ» машинасы бик гади, арзан, йөртүе җиңел һәм рәхәт булганга, аңа АКШта «Калай савыт» кушаматы бирәләр.

1908-1927 елларда Форд-Т автомобиленең 15 175 868 данәсе чыгарылган

Бу инде триумф, конкурентларны тар-мар итү була. Форд үзенең булган бөтен акчасын, дусларыннан, компаньоннарыннан да әҗәткә алып, күзен йомып, бөтенесен язмыш рулеткасына ташлый. Әмма аның компаньоннары автомобильне күпләп чыгару яклы булмыйлар, алар фикеренчә, аз чыгарырга, әмма кыйммәт бәядән чыгарырга. Форд исә, миллиардлы керем буласын бөтен күңеле белән сизеп, аларга әҗәтен кайтара һәм монополист булып кала.

1914 елда конвейер «юлга» кузгала. 19 ел эчендә аннан 15 миллион «ФордТ» төшә. Ә бәясе күзгә күренеп, кимегәннән-кими бара. 850 доллардан 480гә, аннан соң 290га төшә! Фордның хыялы тормышка аша: аның һәрбер (!) эшчесе үзе эшли торган машинаны сатып ала ала. Нольләр чынга әйләнә – ул дөньяның иң бай кешеләреннән берсенә әверелә.

Ике елдан «ФордТ»ны Бөекбританиядә, биш елдан Алманиядә чыгара башлыйлар. Нәкъ менә шушы марка, ягъни «Форд» – автомобильне ХХ гасырның иң яраткан «уенчыгына» әверелдерә. Рекорд ярты гасырдан соң «шиңә», алгы планга «Фольксваген-Жук» чыга, ә монысы инде үзенә бер тарих.

1947 елда вафат булган Генри Форд васыять итеп 500 миллион доллар акчасын 4157 уку учреждениеләре һәм хәйрия оешмалары арасында бүлеп калдырган.

ССРБ белән хезмәттәшлек[үзгәртү]

Серияле беренче совет тракторы — «Фордзон-Путиловец» - (1923) — ул чынында Путилов заводында чыгару өчен җайлаштырылган Форд заводы «Фордзон» маркасы (Fordson) астында чыгарган тракторы. «Форд моторс» белгечләре ярдәмендә Горький автозаводы төзелә (1929—1932), Мәскәү АМО заводын реконструкцияләнә - болар «беренче бишеллык» вакытында СССР Хөкүмәте һәм Фордның фирмасы килешүе буенча башкарылган эшләр.

Чыганаклар[үзгәртү]