Грузия аграр университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Грузия аграр университеты latin yazuında])
Грузия аграр университеты
гөрҗ. აგრარული უნვიერსიტეტი
Нигезләнү датасы 1929
Сурәт
Рәсми исем Грузинский сельскохозяйственный институт, Грузинский зоотехническо-ветеринарный институт, Грузинская государственная зоотехническо-ветеринарная академия, Грузинский государственный зоотехническо-ветеринарный университет һәм Gürcüstan Kənd Təsərrüfatı İnstitutu
... хөрмәтенә аталган Лаврентий Берия
Дәүләт  Гөрҗистан
Административ-территориаль берәмлек Тбилиси
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Рәсми веб-сайт agruni.edu.ge(груз.)(ингл.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

Грузия аграр университеты (гөрҗ. საქართველოს აგრარული უნივერსიტეტი) — Тбилиси шәһәрендә урнашкан авыл хуҗалыгы профилендәге шәхси югары уку йорты. 1929 елда ачылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Югары техник институтның авыл хуҗалыгы бүлегендә ике авыл һәм урман хуҗалыгы факультеты эшли. 1919 елда Дәүләт университетында авыл хуҗалыгы факультеты ачыла, 1-21 елда яңа ачылган факультет нигезендә агрономия факультеты оештырыла.

1929 елда Тбилиси дәүләт университетының агрономия факультеты базасында Грузия авыл хуҗалыгы институты төзелә.

1932 елда авыл хуҗалыгы институтыннан зоология факультеты аерылып чыга һәм аның базасында Зоотехника ветеринария институты төзелә. Бу институт 1959 елда Грузиянең Ветеринария тикшеренүләр институтына тапшырыла һәм Зоотехния-ветеринария уку-тикшеренү институты исемен ала.

1970 елга Грузия авыл хуҗалыгы институтында түбәндәге факультетлар эшли: агрономия, җиләк-җимеш, йөземчелек һәм авыл хуҗалыгы продуктлары технологияләре; ефәк; урман хуҗалыгы; авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрификацияләү; тышта торып уку һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты.

1999 елда югары уку йорты Грузия Дәүләт зоология һәм ветеринария академиясе исемен ала. 2003 елдан Грузия Дәүләт зоология-ветеринария университеты дип исеме үзгәртелщ. Соңрак университетка Батуми дәүләт университетының авыл хуҗалыгы факультетының бер өлеше, шулай ук төбәк учреждениеләре һәм филиаллары керә.

2011 елдан Грузия аграр университеты дип атала.

1946 елда Грузия авыл хуҗалыгы институты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

2015 елга Грузияның бик популяр ун университеты арасында Грузия аграр университеты дүртенче урында була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Грузинскому зоотехническо-ветеринарному учебно-исследовательскому институту 50 лет. Тбилиси : Сабчота Сакартвело, 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]