Губерна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия губерналарның герблары
███
Русия империясе губерниалары, 1914

Губерна (рус. губерния) — 1708—1929 елларда булган Русия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.

Губерна башында губернатор торган.

Тарих[үзгәртү]

Беренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр Iның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.

1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге наместниклыкларна үзгәртеп корылганнар. Берничә наместниклык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.

1796—1797 елларда барлык наместниклыклар губерналарына үзгәртеп корылалар, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрнедә генә урнаштырыла.

ССБР балыкка килүдән соң азак түгел, ССРБ Госпланы тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеше проектын эшкәртелә. Губерна-территаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: