Джанни Родари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джанни Родари latin yazuında])
Джанни Родари
Туган телдә исем Gianni Rodari
Туган 23 октябрь 1920(1920-10-23)
Пьемонт, Италия
Үлгән 14 апрель 1980(1980-04-14) (59 яшь)
Рим, Италия
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Кампо Верано[d][1]
Ватандашлыгы  Италия[2]
 Италия корольлеге[d]
Итальянская социальная республика[d][3]
Әлма-матер Изге Йөрәк катулик үнивирситите[d]
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Communist Party of Italy[d]
Бүләк һәм премияләре Г. Х. Андерсен исемендәге премия

 Джанни Родари Викиҗыентыкта

Джа́нни Рода́ри (итал. Gianni Rodari, 1920 елның 23 октябре, Оменья, Италия1980 елның 14 апреле, Рим, Италия) — мәшһүр итальян балалар язучысы, журналист, Г. Х. Андерсен исемендәге премия лауреаты.

Родари 1920 елда төньяк Италиядә урнашкан кечкенә Оменья шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе иртә вафат була, һәм Джанни ике абыйсы (Чезаре һәм Марио) белән бергә әнисе туган авылда (Варесотто) яшиләр. Балачактан Родари авырулы һәм көчсез була, шуңа күрә ул музыка һәм китаплар белән кызыксына. Өч ел семинариядә укытып, ул укытучы дипломын ала һәм 17 яшьтә авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларда укыта башлый. 1939 елда күпмедер вакыт өчендә Милан университетының филология факультетына тыңлаучы булып йөрде.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Джанни Родари начар сәламәтлеге аркасында хезмәттән азат булды. Ике якын дус вафат булганнан һәм абыйсы Чезарены концентрацион лагерена ябылганнан соң ул фашист режимына каршы көрәшкән хәрәкәткә катанаша башлый һәм 1944 елда Итальян коммунистик фиркәсенә кергән.

1948 елда Родари «Унита» коммунистик газетасында журналист булып эшли башлады һәм балалар өчен китаплар яза башлады. 1951 елда ул беренче шигырьләр җыентыгын һәм «Чиполлино маҗаралары»н (Мөнир Мазунов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителде) чыгарды.

1952 елда СССР булып китте. 1953 елда Мария Тереза Фереттига өйләнде, дүрт елдан соң Мария аңа Паола исемле кызны бүләк тудырды. 1957 елда Джанни Родари профессиональ журналист исемен ала.

1970 елда Г. Х. Андерсен исемендәге премиягә лаек булып, дөньякүләм таныла.

Родари авырудан 1980 елның 14 апрелендә Рим шәһәрендә вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. http://web.archive.org/web/20170324032930/http://jeugdliteratuur.org/auteurs/gianni-rodari
  3. https://web.archive.org/web/20170324032930/http://jeugdliteratuur.org/auteurs/gianni-rodari