Джеймс Джойс
| Джеймс Джойс | |
1915 елда
|
|
| Туу датасы: | 2 февраль 1882 |
|---|---|
| Туу урыны: | Дублин, Ирландия |
| Үлем датасы: | 13 гыйнвар 1941 (58 яшь) |
| Үлем урыны: | Цюрих, Швейцария |
| Эшчәнлек төре: | язучы, журналист, мөгаллим |
Джеймс Августин Алоизиус Джойс (инг. James Augustine Aloysius Joyce, ирл. Séamas Seoige) — ирланд язучысы, шагыйрь, модернизм вәкиле.
Джеймс гаиләсе хәерче яшәгән, еш күченергә туры килгән. Шуңа карамастан Джеймска яхшы белем бирелә. Балачак тәэсирен аның «Рәссамның балачак портреты» һәм «Улисс» романнарында күреп була. 6 яшендә ул Клонгоуз Вудс иезуит көллиятенә укырга керә, 1893 елда аны Бельведер Дублин көллиятенә бирәләр. 1897—1902 елларда ул Дублин университетында укый.
1900 елда Дублин газеталарының берсендә аның беренче публикациясе чыга. Шул ук вакытта ул лирик шигырьләр яза башлый.
Аңа 20 яшь булганда, Джеймс Парижга китә. Монда ул журналист, укытучы булып эшли. Өйләнгәч, ул хатыны белән Цюрихта яши башлый. Монда ул мәшһүр романнарын, шигырьләр яза.
Джеймс Джойс 1941 елның 13 гыйнварында авырудан соң вафат була.
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? James Joyce |
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: James Joyce (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|