Енө Розвань

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Енө Розвань latin yazuında])
Енө Розвань
Туган 28 декабрь 1878(1878-12-28)
Салонта[d], Бихор[d], Румыния
Үлгән 16 июнь 1938(1938-06-16) (59 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Бутово полигоны[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
 Румыния
 СССР
Әлма-матер HU Berlin һәм Будапешт университеты[d][1]
Һөнәре журналист, тарихчы, адвокат, сәясәтче
Сәяси фирка Румынская коммунистическая партия[d] һәм Социал-демократическая партия Венгрии[d][1]

Енө Розвань (маҗар. Rozvány Jenő, рум. Eugen Rozvan; 1878 елның 28 декабре, Надьсалонта, Австро-Венгрия[2] — 1938 елның 16 июне, Мәскәү) — маҗар чыгышлы румын революционеры, адвокат, тарихчы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Надьсалонтада адвокат ярдәмчесе булып эшли. Эшчеләргә хезмәт хокукларын аңлаткан өчен 20 көнгә кулга алына. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр социал-демократик партиягә керә, соңрак социалистик, ә аннан соң Румыниянең Коммунистлар партиясе әгъзасы була. Трансильвания Румыниягә кушылгач, Румыния парламенты депутаты итеп сайлана. Шул ук вакытта Бухарестагы коммунистларның репрессияләре башлану белән кулга алына, аның турында «Правда» газетасында берничә тапкыр язалар.

Төрмәдән качып, СССРга эмиграцияләгән. Мәскәү дөнья хуҗалыгы һәм сәясәт институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли.

1937 елның 16 декабрендә кулга алына, үзен гаепле дип танымый. Румыния файдасына шпионажда гаепләнү буенча НКВД һәм СССР прокуратурасы комиссиясе тарафыннан 1938 елның 20 маенда атып үтерелергә хөкем ителә. 1938 елның 16 июнендә Бутово полигонында атып үтерелә.

1956 елның 25 августында, җинаять составы булмау сәбәпле, реабилитацияләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сабадош Арпад (Szabados Arpad). Гл. 34. Страшные события 1937—1938 года. Уничтожение венгерских эмигрантов. Безумства Сталина // Двадцать пять лет в СССР (1922—1947 гг.) / пер. Т. Лендьел. — Будапешт, 1958.