Ерткычлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Африка буйволын ашаучы арысланнар

Бер төр хайваннары икенче төр хайваннарын аула­салар, үтерсәләр һәм ашасалар, мондый мөнәсәбәтләр ерткычлык дип атала.

Ерткычлар үсемлек ашаучы хайваннарның санын көйләүдә зур роль уйный: алар бу хайваннарның артык күп үрчүен булдырмый. Моннан тыш, ерткыч хайван­нар — «санитарлар»да булып торалар, беренче чиратта, алар хәлсез һәм авыру хайваннарны тоталар (аулыйлар). Шулай итеп, алар үзләренең «корбаннары» арасында, авырулар таралуга тоткарлык ясап, иң көчлеләре, сәла­мәтләре генә исән калуга булышлык итәләр.

Ерткычлар отряды башка хайваннардан нык үсеш алган казык тешләре һәм туклану өчен башка хайваннарны табышы итүче ерткычлык гадәтләре белән аерылып торган, төрле зурлыктагы җәнлекләрне берләштерә. Җылы илләрдә яшәп, эре табыш аулаучы эре ерткычлар — юлбарыс, арыслан, гиена, леопард. Ач ерткычлар терлекләргә ташланырга мөмкин, шулай ук алар кеше өчен дә куркынычлы. Шул сәбәпле ерткыч хайваннарны озак еллар буена эзәрлекләделәр һәм кайда күренсәләр, шунда аттылар. Ләкин шуны онытмаска кирәк: ерткычлар табигатьтә мөһим роль уйный. Теләсә нинди ерткыч үзенең корбаннары санын, беренче чиратта кимерүчеләрнең һәм күп санлы тояклыларның санын көйли. Алар, башлыча, хәлсезләнгән һәм авыру хайваннарны тотып, корбаны популяциясен сәламәтләндерүгә булышлык итәләр, авыруларның таралуын киметәләр. Ерткычлар үз-үзләрен тотышлары катлаулы булу белән аерылалар, бик яхшы чабалар, исне үткен сизәләр, яхшы ишетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.
  • Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: