Ессентуки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1917 елдан)
Ессентуки
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Республика Ставрополь крае
Шәһәр округы Ессентуки
Координаталар 44°02′35″ т. к. 42°51'52" кч. о. (G)
Нигезләнде 1825
Мәркәз биеклеге 610 м
Халык саны 100 969 кеше (2010)
UTC UTC+4
Телефон коды +7 87934
Почта индекслары 357601
Рәсми сайт http://adm-essentuki.ru
Ессентуки (Россия)
Red pog.png
Ессентуки (Ставрополь крае)
Red pog.png

Ессентуки (рус. Ессентуки) — Русия шәһәре, Ставрополь краеның халык саны буенча бишенче шәһәре, Кавказ минераль сулары экологик-курорт төбәгенең үзәге. Санатор-дәвалау курорты буларак таныш, федерация әһәмиятле курорты.[1]

Халык саны — 100 969 кеше.[2]

География[үзгәртү]

Шәһәр Ставрополь калкулыгының көньягында, Подкумок елгасының үзәнлегендә, Ставропольдан 213 километр көньяк-көнчыгыштарак, Пятигорскидан 17 километр көнбатышрак урнашкан. Тимер юл станциясе (Минеральные ВодыКисловодск сызыгы).

Тарих[үзгәртү]

1798 елда биредә Ессентукский хәрби-чик буе редуты нигезләнә; 1803 елда юкка чыгарыла.

XIX гасырның башында биредә минераль су чыганкаларны тапканнар. 1825 елда генерал Ермолов инициативасы буенча элекке Ессентукский редуты янында Ессентукская станицасы нигезләнә.

1840-елларда Ессентуки суларны шешәләргә салып куярга һәм башка шәһәрләрге җибәрә башлыйлар. 1875 елда Ессентукига тимер юл килә, шул сәбәпле дәвалануга килүчеләр саны арта башлый (1883 елда — ~5 мең кеше, 1900 елда — 13 мең кешедән артык, 1913 елда - 38,6 мең кеше).

1917 елда Ессентукига шәһәр статусы бирелә.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 10 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 11 гыйнварында азат ителә.

Халык[үзгәртү]

1897[3] 1926[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~4 400 ~7 000 ~16 400 48 101 64 928 77 686 85 082 81 758 100 969

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 79,3% 85,6%
юнаннар 12,5% 5,5%
әрмәннәр 5,4% 3,6%
украиннар 2,5% 1,4%

Икътисад[үзгәртү]

Эшкә яраклы халкының зур өлеше санатор-курорт комплексында эшли.

Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре, трикотаж фабрикасы, тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы.

Галерея[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Постановление Правительства Российской Федерации от 17 января 2006 г. № 14 «О признании курортов Ессентуки, Железноводск, Кисловодск и Пятигорск, расположенных в Ставропольском крае, курортами федерального значения и об утверждении положений об этих курортах»
  2. 2,0 2,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  3. 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/stavrop_kraj/essentuki/
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 ел сан алу базасы
  10. НАСЕЛЕНИЕ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ И ВЛАДЕНИЮ РУССКИМ ЯЗЫКОМ ПО ГОРОДСКИМ ОКРУГАМ, МУНИЦИПАЛЬНЫМ РАЙОНАМ, ГОРОДСКИМ И СЕЛЬСКИМ ПОСЕЛЕНИЯМ СТАВРОПОЛЬСКОГО КРАЯ