Инха университеты (Ташкәнт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инха университеты (Ташкәнт) latin yazuında])
Инха университеты
Нигезләнү датасы 2014
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Үзбәкстан
Административ-территориаль берәмлек Ташкәнт
Урам улица Зиёлилар[d]
Укучылар саны 700
Рәсми веб-сайт inha.uz
Эмблема/тамгасы сурәте
Карта
 Инха университеты Викиҗыентыкта

Ташкәнт шәһәрендәге Инха Университеты (ингл. Inha University in Tashkent, үзб. Toshkent shahridagi Inha Universiteti) — Үзбәкстан башкаласы Ташкәнтта урнашкан югары уку йортларының берсе. Университет 2014 елның 2 октябрендә ачыла[1].

Ташкәнттагы Инха Университеты профессиональ, практик сыйфатларны үстерү һәм конкурентлыкка сәләтле IT-җитәкчеләр чыгару максатыннан, Үзбәкстан Республикасы президенты Ислам Кәримов указы нигезендә Көньяк Корея һәм Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә оеша[1]. Көньяк Кореядагы Инха Университеты иң танылган һәм дәрәҗәле университетларның берсе, инженер фәннәрен, IT, менеджмент, логистика, корея белеме һәм башка өлкәләрдә сыйфатлы укыту буенча лидер булып тора. Ташкәнттагы Инха Университетының уку планы Көньяк Кореядагы Инха Университетының уку планына охшаш[2]. Һәр семестрдан соң университет уку нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентларны киләсе семестрга университет тарафыннан контрактны тулы яки өлешчә түләү гранты белән бүләкли[3][4].

Университет факультетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Компьютер һәм программа инженериясе факультеты (ингл. School of Computer and Information Engineering (SOCIE)).
  • Логистика факультеты (ингл. School of Logistics (SOL))[5].

Университетка нигез салучылар һәм иганәчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетка керү урыны

Үзбәкстан Республикасы президенты карары белән түбәндәге компанияләр һәм оешмалар университетны гамәлгә куючылар буларак билгеләнә: Үзбәкстан Республикасы Мәгълүмати Технологияләр һәм Коммуникацияләр Министрлыгы, Uztelecom, Uzbekneftegaz, Uzbekenergo, Uzkimyosanoat, Навои тау-металлургия комбинаты, Алмалык тау-металлургия комбинаты, Узбекистон хаво йуллари, Узбекистон темир йуллари, Үзбәкстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлек Милли банкы[6][7].

Әзерлек курслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта математика, физика һәм инглиз теле буенча абитуриентлар өчен әзерлек курслары бар. Тиешле балл җыйган укучылар вузга керү имтиханнарыннан башка кабул ителәләр[8]. Шулай ук университетта Scratch[9] һәм MIT App Inventor 2[10] телен өйрәтәләр.

Инновацияләр һәм сәнәгать кооперациясе үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инновацияләр һәм сәнәгать кооперациясе үзәге 2016 елның 18 февралендә Үзбәкстан Республикасының мәгълүмат технологияләрен һәм коммуникацияләрен үстерү Министрлыгы оештырган матбугат конференциясендә университет ректоры Ш.Шерматов тарафыннан тәкъдим ителә. Бу матбугат конференциясендә Үзбәкстан Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр министрының беренче урынбасары, Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты ректоры Уткир Хәмдәмов катнашкан. Матбугат конференциясе барышында икътисад тармакларын һәм өлкәләрен үстерү буенча ИКТ буенча һөнәри һәм югары квалификацияле кадрларны үстерү турында фикер алышалар. Үзәкнең максаты — университетның фәнни-тикшеренү һәм инновацион потенциалын үстерүне тәэмин итү, ИТ-продуктлар эшләү өчен шартлар тудыру. Үзәкнең директоры — Санҗар Саидходҗаев[11][12].

Искиткеч математика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 6-8 гыйнварында университетта Искиткеч математика (ингл. Touch Math) фестивале уза. Фестивальдә катнашу өчен Кореядән 20дән артык математика укытучысы килә. Фестиваль барышында 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучылар Корея укытучылары һәм университет студентларыннан торган волонтёрлар оештырган төрле күнегүләрдә һәм биремнәрдә катнаша алганнар. Фестивальдә 5 меңнән артык кеше катнаша. Фестиваль барышында балалар өчен Scratch программалаштыру телендә программалаштыру сәгате оештырылган[13][14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Inha University in Tashkent IUT - About Site. әлеге чыганактан 2015-02-10 архивланды.
  2. Inha University in Tashkent IUT - News50 Site, archived from the original on 2021-07-12, retrieved 2021-07-04 
  3. Награждены лучшие студенты Университета Инха в г. Ташкенте, archived from the original on 2016-04-11, retrieved 2021-07-04 
  4. Academic Excellence Scholarship Award, archived from the original on 2021-07-09, retrieved 2021-07-04 
  5. School of Logistics
  6. "Создание Университета и спонсоры компании"
  7. "Спонсоры компании", archived from the original on 2021-07-09, retrieved 2021-07-04 
  8. "Информация об Подготовительных курсах"
  9. Университет Инха провел курс программирования для детей (ингл.), UzDaily.uz. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-01-28, retrieved 2021-07-04 
  10. TASHKENT, INHA UNIVERSITY IN. IUT launches mobile application development courses for children | News (ингл.), Official HomePage of Inha University in Tashkent. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-07-09, retrieved 2021-07-04 
  11. "Презентация Центра инноваций и промышленной кооперации". әлеге чыганактан 2016-03-21 архивланды.
  12. "Новый центр в УИТ", archived from the original on 2016-04-11, retrieved 2021-07-04 
  13. "First Touch math", archived from the original on 2021-07-09, retrieved 2021-07-04 
  14. "Замечательная математика", archived from the original on 2016-04-11, retrieved 2021-07-04 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Файзиев О. Решающая сила сегодняшнего и завтрашнего дня 2015 елның 20 июнь көнендә архивланган. // Народное слово: Газета Кенгаша Законодательной палаты Олий Мажлиса Республики Узбекистан, Кенгаша Сената Олий Мажлиса Республики Узбекистан и Кабинета министров Республики Узбекистан. — Ташкент, 21 февраля 2015.