Иоһанн Себастьян Бах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иоһанн Себастьян Бах
Johann Sebastian Bach

¬Бах портреты (1746)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Johann Sebastian Bach

Туу көне

31 март 1685(1685-03-31)

Туу урыны

Эйзенах, Саксен-Эйзенах

Үлү көне

28 июль 1750(1750-07-28)

Үлү урыны

Лейпциг,Саксония

Эшчәнлек еллары

1710-1750

Дәүләт

Изге Рим империясе

Һөнәрләр

композитор, органчы

Кораллар

орган, клавесина, скрипка

Псевдонимнар

барокко музыкасы


Иоһанн Себастьян Бах (алман. Johann Sebastian Bach; 31 март (21 март иске ст. ) 1685 ел, Айзенах, Саксен-Эйзенах28 июль 1750 (яңа стиль), Лейпциг , Саксония, Изге Рим империясе) – алман композиторы, барокко дәвере вәкиле, виртуоз органчы, музыка педагогы. Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе булып санала.

Бар гомерендә Бах меңнән артык әсәр яза. Аның иҗатында шул чорның барлык әһәмиятле жанрлары чагыла (операдан кала); ул барокко дәвере музыка сәнгатенең казанышларын гомумиләштерә. Бах – полифония остасы. Дөрес, беренче чиратта бу клавирга кагыла: аның әсәрләрен башкарганнар һәм нәшер иткәннәр, дидактик максатларда кулланылганнар. Чиркәүдә Бахның орган өчен әсәрләре яңгыраган. Аның кантат-ораториаль әсәрләре сирәк яңгыраган (ләкин Изге Фома чиркәвендә ноталар кадерләп сакланганнар), гадәттә, Карл Филипп Иммануил Бах соравы буенча, ләкин 1800 елда ук Карл Фридрих Цельтер Singakademie - Берлин җырчы академиясен төзи, аның төп максаты Бахның җырчылык мирасын пропагандалау була. Цельтерның укучысы, егерме яшьлек Феликс Мендельсон-Бартольдиның 1829 елның 11 мартында Берлинда «Матфей пассионнарын» башкаруы җәмәгатьчелектә киң резонанс тудыра. Мендельсон үткәргән репетицияләр дә зур вакыйга булалар – аларга бик күп музыка сөючеләр килә. Тамаша шундый зур уңышка ирешә ки, концертны Бахның туган көнендә кабатлыйлар.

Бах иҗаты соңрак булган композиторлар музыкасында бик нык йогынты ясый. Һичшиксез, Бах Яңа һәм Иң яңа вакытның бөтен музыкасын барлыкка китерә – музыка тарихы да Бахка кадәрге һәм Бахтан соңгы дәверләргә бүленә. Аның педагогик әсәрләре бүгенгесе көндә дә кулланыла.

Көйләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]