Искәндәр Усманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Искәндәр Усманов latin yazuında])
Искәндәр Усманов
Туган 15 октябрь 1950(1950-10-15) (73 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Искәндәр Усманов (15 октябрь 1950(19501015)) — СССР һәм Россия үсемлекләр физиологы, эколог. Биология фәннәре докторы (1987), профессор (1991).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Усманов Искәндәр Йосыф улы 1950 елның 15 октябрендә Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган. Атасы Усманов Йосыф Абдрахман улы (1903 — 1993) — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РСФСР‑ның һәм Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе; улы Усманов Йосыф Искәндәр улы — биология фәннәре кандидаты, доцент.

1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

1973 елдан СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Биология институтында эшли. 1990 елда Биология институтында төп гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсенә ия була.

1989 елдан Башкорт дәүләт университеты Биология факультетының физиология кафедрасы мөдире вазифасын үти.

2008 елдан Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясенең Туризм һәм коммуникация институты директоры вазифасын башкара.

2015 елдан Уфа дәүләт нефть техник университетының Икътисад һәм сервис институтында укытучы булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге үсемлекләрнең җайлашу стратегияләренең төрле типлары формалашуы механизмнарын, дару үсемлекләренең экологиясе һәм физиология активлыгын өйрәнүгә; Башкортстанда туризмны үстерүгә багышланган.

Искәндәр Усманов — 120‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Видовая специфичность растений и изменение биоэлектрических и окислительно-восстановительных процессов при питании аммиачным и нитратным азотом : диссертация … кандидата биологических наук : 03.00.12. — Уфа, 1977. — 139 с.
    • Функциональный анализ типов адаптивных стратегий растений : диссертация … доктора биологических наук : 03.00.05; 03.00.12 / АН УССР. Ин-т ботаники им. Н. Г. Холодного. — Уфа, 1987. — 267 с.
    • Вещества специализированного обмена растений. (Классификация. Функции) : Учеб. пособие / Р. М. Баширова, И. Ю. Усманов, Н. В. Ломаченко. — Уфа : Башк. ун-т, 1998. — 159 с. ISBN 5-7477-0328-5
    • Экологическая физиология растений : учебник / И. Ю. Усманов, З. Ф. Рахманкулова, А. Ю. Кулагин. — Москва : Логос, 2001. — 223 с. ISBN 5-94010-082-1
    • Лекарственные растения Башкортостана. Биология и основы органического растениеводства : Учеб. пособие / [И. Ю. Усманов и др.]. — Уфа : РИО БашГУ, 2002. — 159 с. ISBN 5-7477-0510-5
    • Атлас туристических ресурсов Республики Башкортостан. — Уфа, 2007 (автордаш)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]