И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Эшләү еллары | 1921–1938 |
---|
И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты (рус. Коммунистический университет трудящихся Востока имени И. В. Сталина, КУТВ) — 1921-1938 елларда Мәскәү шәһәрендә эшләгән Коминтерн уку йорты.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты 1921 ның 10 февралендә ЦК РКП(б) карары белән РСФСР халык мәгарифе комиссариаты каршысында Азия милләтләреннән булган студентлар өчен махсус оештырылган. 1921 ның 21 октябрендә Милләтләр эшләре комиссариаты каршысындагы Көнчыгыш курслары базасында ачылган.[1] 1923 тән Сталин исемен йөрткән.
Укучылар ике зур төркемгә бүленгән булган: ССРБ студентлары һәм чит ил студентлары.
Университетның Ташкәнттә, Бакыда һәм Өркеттә бүлекчәләре булган. КХиКУ каршысында Югары фирка курслары да ачылган булган.
1937 дә КХиКУ ике мөстәкыйль оешмага — ССРБ студентлары укыган Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетына һәм чит ил студентлары укыган Милли һәм колониаль проблемалар фәнни-тикшеренү институтына бүленгән.
1938 дә фирка агарту системын үзгәртеп оештыру сәбәпле университет ябылган.
Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Григорий Бройдо (1921—1926)
- Борис Шумяцкий (1926—1928)
- Иосиф Райтер (1928 — ?)[2][3]
Мәшһүр укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фазыйл Исхаков (1901—1959) — төрки телләр белгече.
- Мирсәет Солтангалиев (1892—1940) — Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе.
- Мәхмүд Максуд
- Әмир Нәҗип
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Коминтерн
- Халыкара Ленин мәктәбе
- Көнбатыш милли азчылыкларының коммунистик университеты
- Кытай хезмәт ияләренең коммунистик университеты
- Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистчыл университетын тәмамлаучылар