Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Pirates of the Caribbean: On Stranger Tides
Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда
Режиссер Роб Маршалл
Продюсер Джерри Брукһаймер
Сценарист Тед Эллиотт
Терри Россио
Уйнаучы йолдызлар
Оператор Дариуш Вольски
Композитор Ханс Циммер
Дистрибьютор Walt Disney Company Buena Vista Pictures «BVSPR» белән берлектә
Дөнья күрү 2011
Озынлык 137 мин.
Ил АКШ
Тел инглиз
Бюджет 250 млн.$
Җыем 636 млн.$
IMDb profile

«Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда» (инг. Pirates of the Caribbean: On Stranger Tides) — Кариб диңгезендә юлбасарлар турындагы маҗаралы фильмнарның дүртенчесе, аның режиссеры Роб Маршалл булды, сценарийны Терри Россио һәм Тед Эллиотт язды, ә продюсерлык эшен Джерри Брукһаймер башкарды. Кира Найтли һәм Орландо Блум — сериянең беренче өч өлешләрендә ике төп роль башкаручылары, шулай ук трилогиянең режиссёры Гор Вербински бу проектта катнашудан баш тартты. Катнашырга тик Джонни Депп һәм Джефри Раш ризалашты. Алардан башка фильмда Пенелопа Крус, Йэн Макшейн, Кевин Макнелли, Ричард Гриффитс һәм Стивен Грэм уйнады. Баштан фильмның исеме «Кариб диңгезе юлбасарлары: Изге Грааль эзләшүендә» булырга тиеш иде. The Walt Disney Company вәкиле сүзләренчә, уңыш казанган очракта бу фильм яңа трилогияне башлап җибәрәчәк[1]. Төшерүләр Гавай утрауларында (Кауаи һәм Оаху) 2010 елның 14 июнендә башланып китте. Русиядә 12 яшькә кадәр балаларга фильмны карау ата-ана белән бергә генә рөхсәт ителгән[2]. АКШ-та фильмга кызу экшн һәм куркытучы эпизодлар сәбәпле PG-13 рейтингы бирелгән.[3].

Сюжет[үзгәртү]

Төп каһарман, капитан Джек Чыпчык (Джонни Депп) сәер ярларда урынлашкан мәңгелек яшьлек чыганагы ярдәмендә үлемсез булуына ирешергә уйлый. Шул арада аңа үзенең элекке сөяркәсе Анжелика (Пенелопа Крус) очрый. Анжелика исә капитан Джек Чыпчыкны Кара Сакал кушаматлы капитан Эдвард Тич (Иэн Макшейн) идарә иткән "Патшабикә Анна үче" исемле корабына хәйлә корып китерә. Джек Чыпчык кемнән - Кара Сакалданмы, Анжеликаданмы -күбрәк куркып торырга да белми. Шулай ук чыганак эзләргә британ патшасына хезмәт итүче, Джек Чыпчыкның элекке дошманы капитан Һектор Барбосса (Джеффри Раш) чыгып китә.

Шулай итеп капитан Джек Чыпчык төрле маҗаралы хәлләргә эләгеп китә...

Уйнаучылар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Walt Disney 4нче санлы "Кариб диңгезе юлбасарлары"н төшерү башлау вакытын хәбәр итте(рус.)
  2. http://mkrf.ru/activity/register/search/detail.php?ID=146460503(рус.)
  3. http://www.filmratings.com/filmRatings_Cara/ MPAA Movie Rating (ингл.)

Сылтама[үзгәртү]