Катаризм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Катаризмманихейлык тибындагы христиан дине: яхшы белән яманның абсолют бүленеше (яхшылык, изгелек – кешенең үлемсез җаны; яманлык, гөнаһлар – ул җанның вакытлы гына яшәү урыны булган, туза торган тәннең хаҗәтләре).

Кайбер нигезләүләр буенча, бу дин Болгариядәге богомилизм атлы дини мәзһәбтән башланып киткән. Ә богомилизм үзе, үз чиратында, кайбер фикерләр буенча, болгарларга хәзерге Русия территориясеннән, андагы татар-монгол дәвере, халыкларның бөек күчешләре вакытында үтеп кергән. Бу вакытларда катаризм Франция көньягының күп өлешендә, шул ук вакытта Италиянең төньяк-көнбатышында киң таралыш ала.

Тулуза һәм Альби шәһәре (Тулузадан 80 километр төньяк-көнчыгышта) катаризмның мөһим үзәкләренә әйләнәләр, бу калаларда халык бик озак катаризм дине тарафдары була.

Рим Папасы бу регионны мөртәтлек өлкәсе дип бәяли һәм аңа каршы тарихта “альбигойчыларга каршы тәре походы” исеме астында билгеле булган тәре походы игълан итә. Бу – сәяси, дини-мәдәни, икътисади максатларда һәм Франция короле ярдәмендә башкарыла.

Чыганак[үзгәртү]

http://www.caravanarba.org/index.php/tt/tt-gsof/tt-culture-gsof/45-tt-histoire-toulouse