Тулуза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Тулуза
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Франция
Регион Пиренеи – Көньяк
Департамент Югары Гаронна
Координаталар 43°36′19″ т. к. 1°26'34" кч. о. (G)
Мэр Пьер Коэн
Мәйдан 118,3 км²
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 398 000 кеше (2009)
UTC UTC+1, җәй белән UTC+2
Рәсми сайт http://www.mairie-toulouse.fr
Тулуза (Франция)
Red pog.png

ТулузаФранциянең көньягындагы шәһәр. Илнең мәдәни, фәнни һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. Тулуза зурлык буенча дүртенче шәһәр, ул Париж, Марсель һәм Лионнан гына калыша.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Б.э.к. 121 елыннан б.э.ның III гасырына кадәр аралыкта хәзерге Франциянең көньяк-көнбатышына римлылар күпләп күчеп килеп утыра. Тулуза Римның вилаять үзәгенә әйләнә һәм бик тиз байый. Ул вакытларда Тулузада 20 меңгә кадәр халык була. Җирле халык ул вакытта римлыларның телләрен, мәдәниятен, исемнәрен үзләштереп бик нык романлаша, шуның нәтиҗәсендә, Рим дәүләте гражданнары хокукына ия була.

Тулузада Рим чоры эзләре бик аз сакланган. Чөнки ул вакыттагы корылмалар таштан түгел (Тулуза янында таш табу урыннары булмаган), ә киптерелгән кирпичтән төзелгән булганнар. Ә кирпичтән төзелгән бу корылмалар даими торгызылуга, яңартылуга мохтаҗ булганнар.

IX- XII гасырлар. Тулуза шәһәре үсешенең зур периоды. Бу вакытта Тулуза Көнбатыш Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә. Мәдәният һәм мәгърифәт аксөякләр, бай буржуазия вәкилләре арасында киң таралыш ала, аеруча үзләреннән соң бай әдәби мирас калдырган трубудурлар – ашуг-акыннар һәм беренче уку йортлары тәэсирендә. Тулуза өлкәсенең үзендә авыл хуҗалыгы чәчәк ата.

Көнбатыш императоры Бөек Карл, бу вилаять белән идарә итәр өчен беренче графларны раслый. Аларның төп бурычлары христиан дөньясын Испаниядәге маврлар һөҗүменнән саклау була.

1152 елда Капитул исемле вазыйфа барлыкка килә. Тулуза графлары шәһәр белән идарә итүне йөкләгән аксөяк һәм эре сәүдә вәкилләреннән булалар алар.

Тулуза һәм Алби шәһәре (Тулузадан 80 километр төньяк-көнчыгышта) катаризмның мөһим үзәкләренә әйләнәләр, бу калаларда халык бик озак катаризм дине тарафдары була. Рим папасы бу регионны мөртәтлек өлкәсе дип бәяли һәм аңа каршы тарихта “альбигойчыларга каршы тәре явы” исеме астында билгеле булган тәре явы игълан итә. Бу – сәяси, дини-мәдәни, икътисади максатларда һәм Франция короле ярдәмендә башкарыла.

Тулуза графы Раймонд VI һәм Капитуллар башта катарларны бирүдән баш тарталар. Шуның аркасында Ойль телендә сөйләшүче төньяклылар белән Ок (элек Тулуза графлыгы өлеше булган Лангедок-Languedoc вилаятенең исеме шуңа да la langue (тел) и d'Oc дип атала да) телендә аралашучы көньяклар арасында сугыш чыга.

1211-1229 еллар - чагыштырмача тынычлык аралаш сугыш еллары. Бу сугышта тәре йөртүчеләр өскә чыга. Нәкъ менә шул вакытта инквизиция барлыкка килә дә. Рим-католик чиркәве монахлары, аларга йөкләтелгән полиция, мәхкәмә функциялләрен уңышлы башкарып чыгалар, бар катарларны да тотып бетереп, барысын да утта яндырып бетерәләр.

Бу вакыйгалардан соңгы период Тулузаның сәяси көчсезләнүе белән билгеле. 1249 елдан башлап Тулуза графлыгы Франция короллегенә кушыла һәм Париждан идара ителә. Тулуза өлкәсе – тулысынча католик өлкәгә әйләнә. Нәкъ шул вакытта шәһәрнең берничә билгеле көньяк готика стилендәге корылмалары төзелә, алар арасында – бик билгеле якоб ятаклары да.

XVII гасыр. Бу гасырда вилаять парламентка каршы торучы Капитуллар институты практик яктан юкка чыгарыла. Бу гасыр, 1629 һәм 1652 елларның һаләкәтле кара чума кизүләре белән дә билгеле. Чума кизүеннән, Тулуза бары 1654 елны, икътисади, социаль яклардан нык бөлеп килеп чыга. 1682 елны Тулуза белән Урта диңгезләрне тоташтыручы, 241 км озынлыктагы су каналы - Canal du Midi (хәзерге вакытта ЮНЕСКО мирасына кертелгән) төзелә. Бу факт үлкәнең икьтисады торгызылуга китерә. Шулай да, бу гасырны тулузалылар өчен кулай булган дип әйтеп булмый, чөнки гасыр азагында, 1693 елны, бик күп тормышларны алып киткән зур ачлык була.

1789 елгы Беренче француз инкыйлабы. Бу вакытта Тулуза өлкәсе халкы Париж инкыйлабы ягында да, вилаять парламент ягында да, король хакимиятен яклаучы мөлкәтле Капитуллар ягында да катнашмый. Король хакимиятенә аеруча каршы булганнарга карата үткәрелгән зур булмаган репрессияләрдән соң, Тулузада, һәм аның өлкәсендә, халык республика тарафдарларына әйләнә. Капитуллар системасы 1789 елның 14 декабрендә бетерелә. Аның урынына Муниципаль Совет һәм мэр вазыйфасы кертелә.

Бу үзгәрешләр Тулузаның сәяси яктан тагын зәгыйфьләнүенә китерә. Элек күп кенә өлкәләр белән җитәкчелек иткән Тулузаның хакимияте чикләнә, ул зур булмаган Югары Гаронна департаментының башкаласы гына булып кала. 1793 елгы француз инкыйлабыннан соң Тулуза король хакимияте тарафдарлары белән берләшмәга (союзга) керми.

XIX гасыр. 1814 елны Тулуза - Наполеон хәрби компаниясе вакытында французлар белән инглизләр арасында Франциядә соңгы бәрелеш урыны була. Көнбатыш Европада индустриаль инкыйлаб булган бу гасырда, Лион, Марсель һәм Бордо зур үсеш алган вакытта, Тулуза бу процесслардан читтә кала, ул нигездә авыл хуҗалыгы өлкәсе була. Бар бәлаләргә дә өстәп, 1875 елны Тулузада су басу була, шәһәрнең Гаронна елгасының сул ягындагы өлеше су астында кала, елгада су алты метрдан да артыкка күтәрелә.

XX гасыр Тулузага, аның шәһәр яны бистәләренә, зур иммиграцион процесс чоры. Иммиграция Франциянең төньягыннан, 1914-18 елгы Бөтендөнья сугышы аркасында килеп чыга. 1920 елны итальяннар Муссолини репрессияләреннән качып Тулузага киләләр, ә 1935 елны, Франконың диктатор сәясәтеннән качып – испаннар. Тулуза ул вакытларда 25 мең испанлыга сыену урыны бирә. Бу вакытларда Тулуза җитештерүнең зур үсешен кичерә. Регион Франция белән сугыш алып баручы алман һәм итальяннардан ерак булу сәбәпле, 1915 елны француз хөкүмәте химия һәм авиация сәнәгатен монда күчерү турында карар кабул итә.

Икътисад[үзгәртү]

Бүгенге Тулуза Европада авиацион, космик сәнәгать, тикшерүләр индустриясе үзәге булып тора. Биредә авиазаводлар, космик тикшерүләрнең Милли үзәге (Airbus, Latécoère и ATR, le Centre National d'Etudes Spatiales, Ariane Espace һ.б. ) урнашкан.

XIX гасыр азагында, шәһәрдә сәнәгать артык зур үсеш алмаса да, халыкның күп өлеше – эшчеләр сыйныфыннан була. Бу вакытларда социалист эшчеләр, дингә каршы карашлы бәйсез профессия вәкилләре (адвокат республиканчылар, журналистлар, вак сәүдәгәрләр, үз фиркаләрен төзегән һөнәрчеләр) белән консерватив католик карашлы калган авыл халкы арасында конфронтация барлыкка килә.

Сәяси өлкә[үзгәртү]

Шулай итеп, шәһәр la Dépêche du Midi исемле җирле газета прессасы ярдәме белән, радикаль фирка тарафыннан идарә ителә. Газетада француз парламентына Tarn — Тарн департаментыннан сайланган күренекле француз сәяси эшлеклесе Жан Жорес үз мәкаләләрен бастыра. Ул – бар француз социалистик көчләрен берләштерүгә ирешә, l'Humanité (Юманите) газетасын чыгара башлый. Ул, үзенең сугышка каршы, пацифистик позициясе өчен, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1914 елны, Парижда үтерелә. Шул заманнардан бирле Тулуза сул идеяләргә, ә аларны Франциядә социалистик диләр, аеруча сизгер. 1971, 2008 елларда Тулузада уң үзәк администрация сайланса да, бар сайлаулар вакытында да (гомумдәүләт-милли, европарламент, өлкә, муниципаль, департамент сайлаулары), суллар – гел алда баралар.

Чыганак[үзгәртү]

http://www.caravanarba.org/index.php/tt/tt-gsof/tt-culture-gsof/45-tt-histoire-toulouse