Марсель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Марсель
фр. Marseille, окс. Marselha
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Франция
Регион Прованс — Альп — Шәмәхә яр
Департамент Буш-дю-Рон
Координаталар 43°17′51″ т. к. 5°22'38" кч. о. (G)
Мэр Жан-Клод Годэн
Мәйдан 240,62 км²
Урта биеклек 12 (0-640) м
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 839 043 кеше (2006)
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды +33 491
Почта индекслары 13001 – 13016
Рәсми сайт ссылка
Марсель (Франция)
Red pog.png


Марсе́ль (фр. Marseille [Марсей], окс. Marselha, лат. Massilia, Massalia, грек. Μασσαλία) — Марсель шәһәре – Франциянең көньягына урнашкан, зурлыгы буенча икенче урында торган шәһәр. Урта диңгез буеның иң эре порты. Рона елгасының тамагы янында урнашкан, елга белән канал буенча тоташа.

Чама белән б.э. кадәр 600 елларда Фокея шәһәреннән килгән борынгы греклар тарафыннан нигезләнгән. Ул чакта «Массали́я» (Μασσαλία) дип атала грекчадан, Massilia яки Massalia латинча).

Икътисад[үзгәртү]

Шәһәрдә халыкара аэропорт, эре сәүдә порт комплексы. Йөк әйләнеше елына 90 млн. т. тәшкил итә. Страсбур һәм Карлсруэ белән тәмамланган Аурупа нефтьүткәргече башлана. Нефть эшкәртү предприятиеләре, нефтехимия, кораб һәм очкычлар төзү сәнәгате предприятиеләре бар. 1977 елдан башлап Марсель метрополитены хезмәт күрсәтә. Ул 2 сызык һәм 24 станциядә торадыр.

Марсельлеләр үзләренең 1899 елда оешкан футбол командалары белән бик тә горурланалар. Хәтта 1993 елда, Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкәннәре өчен “Марсель” футбол клубына һәйкәл дә куйганнар.

Таш кыялардан торган утрауда урнашкан таныш Иф замогы А. Дюманың «Граф Монте-Кристо»романын укыганнар беләдер, Дантесны япкан әлеге таш йорт 1516-1518 елларда салынган.