Квадрат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Квадрат

Квадра́т — барлык почмаклары туры булган дөрес дүртпочмаклык яки ромб, яисә, башкача әйткәндә, барлык яклары һәм почмаклары тигез булган параллелограмм.

Үзлекләре[үзгәртү]

  • t — квадратның бер ягы, R — камаучы әйләнәнең радиусы, r — эченә сызылган әйләнә радиусы. Алайса
    • Камаулы әйләнә радиусы тигез:
      r = \frac{t}{2},
    • Камаучы әйләнә радиусы тигез:
      R = \frac{\sqrt 2}{2} t,
    • Квадратның периметры тигез:
      P = 4 t = 4 \sqrt 2 R = 8 r,
    • Квадратның мәйданы S тигез:
      S = t^2 = 2 R^2 = 4 r^2.

Квадратның үзенә генә хас үзлекләре:
1. Квадратның барлык почмаклары да туры.
2. Квадратның диагональләре тигез, үзара перпендикуляр, кисешү ноктасы белән урталай бүленәләр һәм квадратның почмакларын урталай бүләләр.

Шулай ук кара[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.