Кесә телефоны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Кәрәзле телефон белән бутамагыз.

1 — NEC Cellstar 500 series (1992); 2 — Nokia 2110 series (1994); 3 — Nokia 5120 (1998); 4 — Kyocera 2135 (2002); 5 — Audiovox CDM8300 (2002); 6 — Samsung SCH-A650 (2004).

Кесә телефонымобиль элемтә өчен кулланылган телефон. Иң киң таралган мобиль элемтә форматы – GSM.

Тарих[үзгәртү]

  • 1946 елАКШта, Сент-Луис шәһәрендә AT&T Bell Laboratories ширкәте үзенең автомобилендә телефон элемтәсе кую буенча эксперимент башлый.
  • 1947 ел – Bell ширкәтендә эшләүче Дуглас Ринг һәм Рей Янг мобил элемтә өчен алты яклы күзәнәк принцибын тәкъдим итәләр.
  • 6 март, 1983 ел – Motorola ширкәте беренче булып сатуга кесә телефонын чыгара. DynaTAC 8000X аппаратын уйлап чыгарыр өчен $100 млн һәм 15 ел вакыт кирәк була. Телефонның авырлыгы 794 грамм, зурлыгы 33x4,4x8,9 см тәшкил итә. Телефон $3995 тора.
  • 1984 елда мобиль элемтәдән файдаланучылар саны 300 000 кешегә җитә.
  • 2003 елда мобиль элемтәдән файдаланучылар саны 1 200 000 000 кешегә җитә.

1962 елның җәендә җиһанга беренче Telstar элемтә юлдашы җибәрелә. Бу вакыйгадан соң мобиль элемтә уйлап чыгару турында ныклап уйлана башлыйлар. Ул чорда ук “Моторола” компаниясе күчмә радиостанцияләр билгеле эшләгән була. 1967 елда «Моторола»ның инженеры Мартин Купер Чикаго полицейскийлары өчен беренче кесә рациясе эшләп бирә. 1973 елның 3 апрелендә кечкенә телефон сынау үтә. Нью-Йоркта 50 катлы йорт кыегында база станциясе урнаштырыла, ул 30 абонементны хезмәтләндерүгә җайлаштырыла. Станция җирдәге элемтә линияләре белән тоташтырыла. Урамда йөргән Мартин Купер тәҗрибә үзәгенә шалтыратып, телефонга аның җитәкчесен чакыруын үтенә. Кулында беренче мобиль телефон үрнәге тоткан Купер урамнан кесә телефоныннан шалтыратуын хәбәр иткәч, теге очтагы танышының тешләре шыгырдавын яхшы ишетә. Үтеп баручылар аның кулында бәләкәй телефон күреп телсез кала. Ул вакытта телефонның бу “баласы” кирпечкә охшаш, аның биеклеге — 25, киңлеге белән калынлыгы — 5әр сантиметр, авырлыгы 1 килограмм була. Ул 12 төймәле, хакы 2000 доллар. Әлбәттә, аны күтәреп йөрү ул чор өчен авыр эш саналмый. Бервакыт машинада китеп барганда Купер әбисенә шалтыратып сөенче алырга уйлый, ә тегесе киявенең башы белән бер-бер хәл булгандыр ахры, дип, бер дә ышанырга теләми.[1]

Чит ил киноларында гына күргән кесә телефоннары беренче тапкыр 1983 елда кулланыла башлады. Нәкъ шул елда сатуга Моtorola DynaTAC-8000X телефоннары чыкты. Motorola DynaTAC 8000Х ут-диодлы дисплей белән җиһазландырылган һәм төзелеш кирпече зурлыгында булган. Әлеге аппарат аша беренче булып 1983 елның 13 октябрендә АКШта беренче коммерция кәрәзле элемтә челтәрен сафка бастырган Ameritech Mobile компаниясе президенты Б.Барнет шалтыраткан. Телефон ярдәмендә сәгать буе сөйләшергә мөмкин булган, ә көтү режимында эшләү вакыты сигез сәгатькә җиткән. Челтәрдән файдаланган өчен абонент түләве аена 50 долларга төшкән, ә бер минутлык шалтырату өчен сөйләшүләр аеруча күп булган вакытта 40 цент һәм калган сәгатьләрдә 24 цент түләргә туры килгән. Әмма бу — аппаратны сатуга йогынты ясамаган.

«Сатып алучыларны портатив телефон ярдәмендә һәрвакыт элемтәдә булу мөмкинлеге шулкадәр шаккаттырды ки, DynaTAC 8000Х аппаратын алырга чиратка меңнәрчә кеше тезелә иде, — дип искә ала телефонны эшләүчеләрнең берсе Р.Кролопп. — 1983 елда чыбыксыз телефон аша шалтырату идеясе үзе үк фантастика кебек тоела иде».

1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар унар км дан ала башларлык итеп камилләштерелә.

Функцияләре һәм тормыш өчен әһәмияте[үзгәртү]

Ә кесә телефоннарын будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра. Аларда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.

Соңгы берничә ел эчендә кәрәзле телефон элемтәсе киң үсеш алды. Телефоннарны сайлап алу мөмкинлеге зур булу, телекоммуникация хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшыру, бәясе бар кешеләр өчен дә мөмкин булуы шуңа китерде: дөньяда миллиардтан артык кеше кәрәзле телефон куллана.

Кәрәзле телефоннарның хәзер түбәндәге төрләре бар: Nokia; Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla, Audiovox, Just, Vertu, Apple. Модельләр буенча иң популяры Just, Nokia. Аннан соң Vertu, Apple, Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla бара. Кәрәзле телефоннар ярдәмендә сөйләшергә, SMS, MMS җибәрергә, музыка тыңларга, уен уйнарга, Интернетка чыгарга, камерага, фотога төшерергә, сөйләшүне яздырырга мөмкин, ягъни хәзерге кәрәзле телефоннар бик күп төрле операция башкара. Алар бер, ике, өч симкалы булырга мөмкин.

Дөньяда мобиль элемтә абонентлары бер миллиард тирәсе санала. 2010 елда 450 миллион кесә телефоны сатылган. Кайбер илләрдә халыкның 80 проценты телефонсыз торалмый. 2012 елда дөньяда 1,7 миллиард аппарат сатылган, шулардан 850 миллионы – Samsung, Nokia һәм Apple брендларыныкы. Бүген дөньяда өч миллиардка якын кешенең телефоны бар.

Шул ук вакытта елына 125 миллион телефон чүплеккә ташлана. Кореялеләр һәр унбер ай саен телефоннарын яңарталар.

Кесә телефоннарның зарары[үзгәртү]

Радиотехник һәм радиоэлектрон приборлар ярдәмендә кешелек күзгә күренмәс электромагнитик пәрәвез барлыкка китерде. Югары һәм үтә югары көчәнешле электр үткәргечләре, күп сандагы радио-, телетапшырулар станцияләре, космик ретрансляторлар — боларның барысы да электромагнитик нурларның табигый тәэсиренә йогынты ясый.

Электр һәм магнит кырлары бөтен бер күренеш — электромагнитик кыр ул. Электромагнитик кыр — материянең корылмалы кисәкчекләре арасында үзара тәэсирне булдыртып торуның үзенә бер формасы. Тышкы электромагнитик тәэсирләр кеше организмына һәрвакыт йогынты ясый. Электромагнитик кырның кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү безнең илдә узган гасырның 60 нчы елларында башланды.

База станцияләре (БС), мобиль радиотелефоннар кәрәзле телефоннар элемтәсенең төп элементлары булып тора. Ә болар ультра югары диапазонлы электромагнитик нурланыш чыганагын тәшкил итә. Зоналарга яки кәрәзләргә бүленү (гадәттә 0,5… 10 км) — кәрәзле телефон эшләвенең төп принцибы. Кулланучы трубкасындагы сигнал локаль база станция¬ләре тарафыннан тотыла һәм эзлекле рәвештә башка база станцияләренә җибәрелгәндә акрынлап, адресланган абонент кәрәзенә якынлаша. Кәрәзле элемтә эшләгәндә кәрәзле телефон һәм база станциясе электромагнитик кыр тудыра.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]