Күренмә нурланыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күренмә нурланыш latin yazuında])
Электромагнит нурланыш
Синхротрон
Циклотрон
Тормозлау
Җылылык
Монохроматик
Черенков
Күчү
Радионурланыш
Микродулкын
Терагерцлы
Инфракызыл
Күренмә
Ультрашәмәхә
Рөнтген
Гамма-нурланыш
Ионлаштыру
Реликт
Магнит-дрейфлы
Икефотонлы
Спонтан
Мәҗбүр
призма тарафыннан спектр төсләренә аерылган ак яктылык

Күренмә нурланыш - спектрның якынча 380 нанометрдан 780 нм хәтле дулкын озынлыклы өлешен алып торучы кеше күзе кабул итә алган электромагнит дулкыннар[1][2]. Мондый дулкыннар 400 дән 790 терагерцкача ешлык диапазонын алып торалар. Мондый дулкын озынлыклы электромагнит нурланышны шулай ук күренүче яктылык, яки сүзнең тар мәгънәсендә яктылык дип кенә атыйлар.[3] Кеше күзе яктылыкка дулкынның 555 нм (540 ТГц) өлкәсендә (спектрның яшел өлешендә) иң зур сизгерлеккә ия.

Спектрда кеше мие аера алган барлык төсләр дә урнашмаган. Мәсәлән, алсу яки манджета төсләре күренүче нурланыш спектрында юк, алар башка төсләр кушылу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Күренүче нурланыш шулай ук «оптик тәрәзә»гә - электромагнит нурланыш спектрының Җир атмосферасы тарафыннан йотылмый торган диярлек өлешенә керә. Чиста һава күк төсне кечкенәрәк (спектрның кызыл ягына таба) дулкынлы нурланышларга караганда көчлерәк тарата, шуңа күрә көндезге күк йөзе күк төстә.

Күпләгән биологик төрләр кеше күзе үзләштерә алмаган нурланышларны күрә алалар. Мәсәлән, бал кортлары һәм башка күпләгән бөҗәкләр ультрафиолет диапазондагы яктылыкны күрәләр, бу аларга чәчәкләрдәге нектарны табарга ярдәм итә. Нәсел дәвам итү күзлегеннән караганда, бөҗәкләр тарафыннан серкәләнүче үсемлекләргә ультрафиолет спектрда якты төсле булу отышлырак. Кошлар шулай ук ультрафиолет нурланышны (300—400 нм) күрегә сәләтлеләр, ә кайбер кошларның каурыйларында иптәшләрен җәлеп итү өчен хәтта ультрафиолет тамгалары бар.[4][5]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренүче яктылык спектрының беренче аңлатмаларын «Оптика» китабында Исаак Ньютон һәм «Төсләр теориясе» хезмәтендә Иоганн Гёте бирәләр, ләкин аларга хәтле Роджер Бэкон сулы стаканда оптик спектрны күзәтә. Моннан 4 гасыр үткәч кенә, Ньютон призмалардагы яктылык дисперсиясен ача.[6]

Үзенең оптик нәтиҗәләрен тасвирлаганда, Ньютон 1671 елда беренче булып нәшердә спектр (лат. spectrum — күренү) сүзен куллана. Ул, яктылыкның призма өслегенә берәр почмак белән төшкәндә, нурның бер өлеше кайтарылганын, ә бер өлеше пыяла аша төрле төсләр ясап чыкканын күзәтә. Галим яктылык төрле төс һәм тизлектәге кисәкчекләр (корпускулалар) агымыннан тора дип уйлый. Аның уйлавынча, кызыл төс шәмәхә төскә караганда кызурак хәрәктә итә, шуңа күрә кызыл нур призмада шәмәхә кебек үк тайпылмый.

Ньютон яктылыкны җиде төскә бүлә: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, индиго һәми шәмәхә. Җиде санын ул софистлардан чыккан фикер (төсләр, музыка ноталары Кояш системасы объектлары һәм атна көннәре арасында бәйлелек бар дип уйлау) буенча сайлый.[7][8] Кеше күзе индиго төсе ешлыкларына бик үк сизгер түгел, шуңа күрә кайбер кешеләр аны күк яки шәмәхә төстән аера алмыйлар. Шуңа күрә Ньютоннан соң аны аерым төс буларак түгел, ә шәмәхә яки күк төснең төсмере буларак карарга еш тәкъдим итәләр (ләкин ул көбатыш гадәттә хәзергәчә спектрда). Татар гадәтендә индигога зәңгәр төс туры килә.

Гёте, Ньютоннан аермалы буларак, спектр яктылыкның төрле өлешләрен кушу сәбәпле барлыкка килә дип санаган. Яктылыкның киң нурларын күзәтеп, ул призма аша чыкканда нурның кырыйларында кызыл-сары һәм күк төсләр булуын, ә алар арасындагы яктылыкның ак булып калуын ача, спектр әлеге кырыйларны бер-берсенә җитәрлек якынайтканда барлыкка килә.

XIX гасырда, ультрашәмәхә һәм инфракызыл нурланышларны ачканнан соң, күренүче спектрны аңлау төгәлрәккә әйләнә.

XIX гасыр башында Томас Юнг һәм Герман фон Гельмгольц күренүче нурланыш спектры һәм төсле күрү арасындагы бәйләнешне шулай ук тикшерәләр. Аларның төсле күрү теорияләре кеше күзенең төсләрне аеру өчен рецепторларның өч төрен куллануын дөрес аңлата.

Күренүче нурланыш чикләре характеристикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дулкын озынлыгы, нм 780 380
фотоннар энергиясе, Дж 2,61×10−19 4,97×10−19
фотоннар энергиясе, эВ 1,6 3,1
Ешлык, Гц 3,94×1014 7,49×1014
Дулкын саны, см−1 1,32×104 2,50×104

Күренүче нурланыш спектры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак яктылык нурының таркалуы вакытында призмада тулы спектр барлыкка килә, төрле озынлыктагы дулкыннар нурланышлары төрле почмак белән сыналар. Спектрга керүче төсләрне, ягъни бер озынлыклы яктылык дулкыннарыннан алырга мөмкин булган төсләрне спектраль төсләр дип атыйлар.[9] Төп спектраль төсләр (үз исемнәре булган), шулай ук әлеге төсләрнең тасвирламалары, таблицада китереләләр:

Төс Дулкыннар озынлыгы диапазоны, нм Ешлыклар диапазоны, ТГц Фотоннар энергиясе диапазоны, эВ
Шәмәхә 380—440 790—680 2,82—3,26
Зәңгәр 440—485 680—620 2,56—2,82
Күк 485—500 620—600 2,48—2,56
Яшел 500—565 600—530 2,19—2,48
Сары 565—590 530—510 2,10—2,19
Кызгылт-сары 590—625 510—480 1,98—2,10
Кызыл 625—740 480—405 1,68—1,98

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Thomas J. Bruno, Paris D. N. Svoronos. CRC Handbook of Fundamental Spectroscopic Correlation Charts. — CRC Press, 2005.
  2. Б. И. Степанов. Введение в химию и технологию органических красителей. 2-е изд. — М.: «Химия», 1977.
  3. Калып:Китап:ФКТЭ
  4. Cuthill, Innes C; et al. (1997). "Ultraviolet vision in birds". in Peter J.B. Slater. Advances in the Study of Behavior. 29. Oxford, England: Academic Press. p. 161. ISBN 978-0-12-004529-7. 
  5. Jamieson, Barrie G. M. (2007). Reproductive Biology and Phylogeny of Birds. Charlottesville VA: University of Virginia. p. 128. ISBN 1578083869. 
  6. Coffey, Peter (1912). The Science of Logic: An Inquiry Into the Principles of Accurate Thought. Longmans. http://books.google.com/books?id=j8BCAAAAIAAJ&pg=PA185&dq=%22roger+bacon%22+prism&ei=TX8OSJ2jMZCSzQTKx8y7Ag&client=firefox-a. 
  7. Hutchison, Niels (2004). Music For Measure: On the 300th Anniversary of Newton's Opticks. Colour Music. әлеге чыганактан 2012-02-20 архивланды. 2006-08-11 тикшерелгән.
  8. Newton, Isaac (1704). Opticks. 
  9. Thomas J. Bruno, Paris D. N. Svoronos. CRC Handbook of Fundamental Spectroscopic Correlation Charts. CRC Press, 2005.