Көнгерәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Көнгерәләр
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Инфрасыйныф: Сумкалылар
Отряд: Икекискечле сумкалылар
Гаиләлек: Көнгерәләр
Латин атамасы
Macropodidae
Gray, 1821

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 179922
NCBI 9307

Көнгерәләр (лат. Macropodidae) – сумкалы имезүчеләр гаиләсе. Үлән ашаучы, ике аягы белән бер юлы сикергәләп хәрәкәт итә. Көнгерә гаиләсенә валлаби, валлару һәм (баһадир) кенгуру керә. Капитан Джеймс Кук 1770 елда Австралия ярында I гаҗәеп сәер хайван күрә һәм шунда яшәүче - бер кешедән: «Бу хайванның исеме ничек?» — дип сорый. Теге кеше Кукның телен аңламый һәм: «Кен-гу-ру», — дип җавап бирә. Бу сүз «мин аңламыйм» дигән мәгънәне аңлата. Шул көннән башлап әлеге хайван кенгуру (көнгерә) дип йөртелә башлый.

Көнгерәнең гәүдә төзелеше бик сәер: көчле арт аяклар, зур көйрык, тар җилкә, кеше кулларына өхшаган алгы тәпиләр, бөтен көрсагын диярлек каплап алган тирән тире катламы, ягъни сумка. Көнгерәнең төрләре бик күп: зур җирән көнгерә, тау көнгерәсе, агач көнгерәсе, алып көнгерә, куаклык көнгерәсе, җирән көнгерә, сөры көнгерә, урман көнгерәсе һ.б. Зур жирән көнгерәнең авырлыгы 90 кг. Алар Австралия далаларында зур-зур көтү булып яшиләр. Зур жирән көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана төрган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгаpa. Ә арткы аяклары белән сугыша: кинәт кенә үзенең бөтен гәүдә авырлыгын койрыгына күчерә дә, бушап калган ике арткы аягы белән өстән аска таба бер хәрәкәт ясап, дөшманына көтөчкыч җәрәхәтләр ясый. Аның арткы аякларында дүрт кенә бармак булса да, тырнаклары пычак кебек үткен була. Ә инде дөшманыннан качканда, ул, көчле арткы аяклары белән этелеп, өзынлыкка 13 м га, биеклеккә 3 м га кадәр гаять зур сикереш ясап чаба.

Көнгерәнең баласы сукыр, шәрә һәм бик кечкенә булып туа. Зур җирән көнгерәнең озынлыгы (койрыгы белән бергә) 2 м дан артып китә, ә баласының озынлыгы нибары 2 см гына була. Ул, тууга, очлы тырнаклары белән анасы корсагындагы йоннарга ябышып, сумка эченә шуышып керә һәм шунда 7-8 айга кадәр яши. Бу вакытта инде ул буйга анасының яртысы кадәр була. Шуңа күрә кайчагында анасы, дошманыннан качканда, сумкадагы баласын ташлап калдыра. Әмма бу рәхимсезлек түгел. Сумкадан тошен калгач, көнгерә баласы үзе дә качып котыла ала. Югыйсә анасы да, баласы да һәлак булырга мөмкин. Нәни көнгерә бер елга кадәр сумка эчендә әнисенең соөте белән туклана. Әмма әле ул баштагы чорда шулхәтле көчсез һәм зәгыйфь була, хәтта мөстәкыйль рәвештә имә дә алмый. Сөт аңа махсус мускуллар ярдәмендә килә.

Чыганаклар[үзгәртү]