Лилия Нуретдинова
| Лилия Нуретдинова | |
| Тулы исеме | Нуретдинова Лилия Фоат кызы |
|---|---|
| Һөнәре | спортчы, тренер |
| Туу датасы | 20 сентябрь 1963 (49 яшь) |
| Туу җире | Татарстан Чистай районы Наратъелга авылы |
| Милләте | татар |
Лилия Нуретдинова (Нуретдинова Лилия Фоат кызы) — Олимпия һәм дөнья чемпионы, җиңел атлетика буенча СССР атказанган спорт остасы.
Эчтәлек |
Тормыш юлы [үзгәртү]
Лилия Нуретдинова Чистай районы Нарат-Елга авылында 1963 елның 20 сентябрендә туа. Беренче тренеры - әтисе, СССР спорт остасы, СССР атказанган тренеры Фоат Нуретдинов. Кама политех институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый.
Спорт карьерасы [үзгәртү]
1992 елда XXV Олимпия уеннарындагы 4x400 м эстафетада катнашып олимпия чемпионы, ә 800 м йөгерүдә катнашып көмеш медаль иясе була.
1991 елда Токиода җиңел атлетика буенча III дөнья чемпионатында 800 м йөгерүдә беренчелекне яулый.
1990 елда Сиэтлда II Яхшы ниятләр уеннарында көмеш медаль, ә Сплитта (Югославия) Аурупа чемпионатында бронза медаль яулый.
400, 800, 1500 м дистанцияләргә йөгерүләр буенча күп тапкыр СССР һәм Русия чемпионы.
Чыганаклар [үзгәртү]
- «Рекордсмен» спорт газетасы