Лиллехаммер
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
Лиллехаммер
|
Ли́ллехаммер (норв. Lillehammer) — Оппланн губернасында, Норвегиядәге шәһәр һәм коммуна.
Лиллехаммер шәһәре башкала Ослодан 176 чакрымда урнашкан. Гломма елгасының ике як яры буйлап мәһабәт таулар сузылып киткән. Шул тау битләрендә бер-берсенә сыенышып диярлек йортлар тезелешеп утыра. Халкы 25 меңләп кенә.
Лиллехаммерның үз университеты бар. Август ахырында, яңа уку елы башлангач, бу шәһәр студентлар исәбенә тагын 5 мең кешегә арта.
Шәһәрдә һәм коммунада иң яхшы спорт базалары, чаңгы курортлары, шәп трассалар, суперчаңгылар, тауга күтәргеч җайланмалар эшли. 1994 ел Кышкы Олимпия уеннары нәкъ менә шунда узган иде. Олимпия символы – тау битендә ясалган зур трамплин ерактан ук үзенә чакырып тора.