Лятошинка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лятошинка latin yazuında])
Лятошинка
Нигезләнү датасы 1840
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Лятошинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Лятошинское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+04:00, UTC+03:00 һәм UTC+03:00
Почта индексы 404212
Җирле телефон коды 8 (844-93)
Карта

ЛятошинкаВолгоград өлкәсенең төньягындагы Иске Полтавка районында бердәнбер татар авылы. Авылда 2012 елда 683 кеше яшәгән, шул исәптән 18 яшькә кадәргеләр – 151. Урта мәктәптә 83 бала укый (2011/12). 1948 елга кадәр мәктәптә укыту татар телендә алып барылган. Клуб һәм китапханә бар.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лятошинка авылына татарлар нигез салмый. Екатерина II заманында Идел буеның түбән агымындагы дала ягын Украинадан күченүчеләр торак итә. Алар игенчелек, Элтын һәм баскынчак күлләреннән тоз чыгару белән шөгыльләнә. Тоз ташу юлларның берсендәу украиннар яши торган Иске Полтавка, Салтово, Лятошинка авыллары корыла.

Җирле тарихчы Х. Акманов тапкан документларга күрә, украиннар авылларына Кавказ буйсындырылганнан соң нугайлар күчерелә. Күчмәләр белән тыныша алмагач, украиннар Лятошинкадан күрше авылларга тарала. 1840 елны Лятошинкага хөкүмәт рөхсәтеннән башка Кузнецк өязе (Алтавылдан дигән фикер дә бар) татарлары күченеп килә. Биредәге нугайлар татарлашканмы, яисә башка җиргә күчкәнме – анысы билгесез.[2] Кайбер чыганаклар буенча нугай исеме казахларның Бүкәй урдасына ияргән качкын татарлар йөрткән. Алар авылга килеп төпләнү белән ук ниндидер сәбәпләр белән казахлар янына кача. Ул качкыннар, патша хөкүмәте төшенмәсен өчен, каракалпаклар дип тә аталганнар. Казахларга ияргән Лятошинкадан «каракалапак»-мишәрләр соңыннан авылдашлары янына кайтмыйча, 230 чакрым түбәнрәк Идел буенда Биштүбә һәм Яңа Кучергановка авылларын коралар.[3]

Инкыйлабка кадәр хәзерге Сарытау өлкәсенә кергән Верхазовка, Осинов Гай, Алтата кебек татар авыллары белән Самар губернасының Яңа Үзән өязенә караган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]