Марат Айзатуллов (1973)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Айзатуллов (1973) latin yazuında])
Марат Айзатуллов
Туган телдә исем Марат Минсәет улы Айзатуллов
Туган 1 июнь 1973(1973-06-01) (50 яшь)
СССР, РСФСР, Чуаш АССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ


Марат Айзатуллов, Марат Минсәет улы Айзатуллов (1973 елның 1 июне) ― Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе (2021 елдан). 2012―2015 елларда Батыр районы Шыгырдан авыл җирлеге администрациясе башлыгы[1], 2015―2017 елларда ― Батыр районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 1 июнендә туган. Махсус урта белемле.

2012―2015 елларда ― Батыр районы Шыгырдан авыл җирлеге(рус.) администрациясе башлыгы (2012―2013 елларда ― в.б.) [2]. Ул эшләгән чорда авыл клубы бинасына капиталь ремонт ясалган (матур концерт залы), аппаратура, милли киемнәр сатып алынган. 6 км дан артык асфальт юл төзелгән, күперләр, буа капиталь ремонтланган, урам утлары яңартылган, яңа урамнарда су белән тәэмин итү булдырылган. Федераль программада катнашып, авыл җирлеге парк төзү өчен грант ота (3 млн сумнан артык). Төзүчеләр, янәсе, газүткәргеч төзү өчен дип җыйган акчаны (700 мең сумнан артык) халыкка кире кайтарырга ярдәм иткән. Кызыл Камыш авылында башлангыч мәктәп-балалар бакчасы капиталь ремонтланган, барлык урамнар асфальтланган, урам утлары шәһәрдәгедән ким түгел. Кызыл Камыш үрнәк авылга әверелә. Шыгырдан авылы «Чуашстанның иң яхшы авыл җирлеге» конкурсында җиңеп чыга[3].

2015―2017 елларда ― Батыр районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 2017 елда Марат Айзатуллов ялган диплом белән эшләгән өчен Чуашстанның Батыр районы башлыгы урынбасары вазифасыннан алынган. 2017 елда суд тарафыннан 2015 елда муниципаль хезмәткә кергәндә Айзатуллов югары белем турындагы документ сыйфатында 2011 елда Интернет аша алынган ялган дипломны файдалануы ачыкланган. 2017 елның 21 сентябрендә Батыр районы мәхкәмәсе аны ялган документ күрсәткән өчен гаепле дип таныган һәм 30 мең сумлык штрафка тарткан [4].

2015―2018 елларда берьеллык азык культуралары үстерү буенча махсуслашкан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып теркәлгән [5].

Берара Башкортстанның Нуриман районы Красная Горка авылында һәм Казанда яшәп ала.

2021 елның 27 мартында Чуашстанның Батыр районы Озын Куак авылы мәдәният йортында узган җыелышта Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе итеп сайлана [6]. Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең штаб-фатиры Комсомол районы Урмай авылында урнашачак [7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Фәрит Гыйбатдинов
Илдус Шәйдуллин
Хәйдәр Сафиуллин
Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
20212021
Аннары:
'