Мегалодон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мегалодон latin yazuında])
Мегалодон
Сурәт
Халыкара фәнни исем Carcharocles megalodon Agassiz, 1843
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Отодусы[d]
Таксон синонимы C. megalodon[d]
Тәүге атамасы C. megalodon[d]
Башлану вакыты 23000 тысячелетие до н. э.
Тәмамла(н)у вакыты 2600 тысячелетие до н. э.
Ачыш ясалган урын Европа, Төньяк Америка, Австралия кыйтгасы һәм Япония
Озынлык 25 метр
Диаграмма сравнения размеров
 Мегалодон Викиҗыентыкта

Мегалодон — үлгән акулаларның бер төре.Бу су хайваннары  берничә миллион ел элек яшәгәннәр, дөресрәге 2,6 миллион - 23 миллион элек.

Галимнәр мегалодонны хәзерге “Ак акула” белән бер нәселдә дип әйтәләр, бәлки бу чынлап шулайдыр. Археологлар бу су хайванының тешләрен бик күп санда табалар. Аларның тешләре  15  сантиметрга кадәр була ала, бәлки күбрәктер дә. Бер теше 15 сантиметр булгач. Бу хайванның иң зурлары  18 метрга кадәр була алган, хәтта 20 метрга кадәр. Ә авырлыгы 18 тоннадан  кубрәк.

Иң көчле акула булып мегалодон санала, аның 276 теше 180 мең ньютон көч белән теләсә кайсы җан иясен утерә ала. Иң мөһиме мегалодон өчен ул – китлар. Бу ерткыч өчен кит – төп ризык булган. Башта мегалодон китларның ишкәкләрен һәм койрыкларын тешләп ала торган булган, ә аннары инде күкрәкләрен.

Ләкин дөньяда, элек яшәгән бер су җырткычы, мегалодонга каршы басып тора алган. Аның исеме – “Милвиловый левиафан”. Аның тешләре 36 сантиметрга кадәр була алган. Левиафанның да ризыгы шул тирә булган – китлар. Ләкин левиафан белән мегалодон очрашулары бик аз булган, аңа карамастан да, мегалодон барыбер җиңеп барган.

Мегалодон юкка чыгу сәбәпләре:

  • Климат үзгәрү. Иң  элек океаннарның суы хәзергегә карата җылырак булган.
  • Төп ризыгы бетү.

Кайбер кешеләр хаман да мегалодонның үлмәвенә ышаналар. Ләкин бу алай түгел:

  • Беркайда да соңгы 1,5 миллион елларда  диңгезнең нинди дә булса бер җаны да акула тешеннән үлде дип язылмаган/әйтелмәгән (ак акуланың тешеннән тыш).
  • Диңгез тирәнлеге мегалодон туклана торган ризык белән бай түгел.
  • Бу акуланы бер кешедә бер кайчанда күрмәгән.

Әйе, интернетта бик күп фото-сүрәтләр бар, янәсе, ул фотоларда мегалодон сүрәтләнгән, ләкин фотошобын алып атсаң, анда китлы акула гына кала,бик зур акула, ләкин кешегә тими торган һәм куркынычсыз .

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • https://youtu.be/0sYaEB-_pwg видеосыннан алынган.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]