Мифтахетдин Корбангалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мифтахетдин Корбангалиев latin yazuında])
Мифтахетдин Корбангалиев

Мифтахетдин Корбангалиев, Мифтахетдин Зәйнетдин улы Корбангалиев (Курбанский) — Бөек Ватан сугышы ветераны.

Корбангалиев Мифтахетдин 1903 елның 16 июнендә хәзерге Әгерҗе районы Мордыбый авылында туа. Мордыбый авылы мәдрәсәсендә укый. Егерменче елларда Казанда укытучылык һөнәрен үзләштерә. Скрипкада бик яхшы уйнаган егетне Сәхипҗамал Волжская, Фатыйма Ильская кебек күренекле артистлар үзләре белән гастрольләргә алалар. Шул чакта ул дә әлеге күренекле шәхесләр үрнәгендә Корбангалиев фамилиясен Курбанский дип үзгәртә.

1930 елларга кадәр Урта Азиядә басмачларга каршы көрәштә катнаша. Семипалатинск шәһәрендә ятим балалар йортында эшли. 1933 елда туган ягына әйләнеп кайта. 1933 елдан алып 1941 елга кадәр Тирсә мәктәбендә математика укыта. 1941 елдан алып 1946 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Сталинград, Воронеж һәм 4 Украина фронтларында батырларча көрәшә. Сугышта дүрт тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала. Ул туган авылы Мордывыйга күкрәк тулы медальләр белән кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Сталинград оборонасы өчен”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, "Украинаны азат иткән өчен", "Сугышчан казанышлары өчен" медальләре белән һәм Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1946 елны яңадан туган ягына кайта һәм 1963 елга хәтле Тирсә мәк­тәбендә математика укытучысы булып эшли. Укыту һәм тәрбия эшендәге хезмәтләре өчен 1949 елны “За трудовую доблесть” медале белән, Алабуга районы Мактау язуы һәм Әгерҗе районы РОНОсы грамотасы белән бүләкләнә. 1968 елда вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]