Можга өязе
Ил | |
---|---|
Статус | |
Төбәк | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны (1926) |
168 627 кеше[1] |
Можга өязе (рус. Можгинский уезд, удм. Можга уезд) — Вотяк автономияле өлкәсе эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — 1921—1924 елларда — Можга шәһәре, 1924—1929 елларда Красный шәһәре.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1921 елга кадәр Можга өязенең җирләре Вятка губернасының Алабуга өязе составына кергәннәр. 1921 елда, Татарстан һәм Удмурт республикалар оештырылу нәтиҗәсендә өязнең көньяк вулыслары Татарстан АССРның Алабуга кантоны составына кертелә, ә калган вулыслары — Можга өязе составна кертелә.
Башта өяз үзәге Можга шәһәрендә урнашкан (хәзерге Можга районының Можга авылы), ләкин 1924 елның 8 майда ул янгын белән бетерелә. Можга шәһәр статусын югалта, ә өяз үзәге Красный бистәсенә күчерелә; 1926 елда Красный шәһәр статусын ала.
1924 елның административ реформасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1924 елның административ реформасы нәтиҗәсендә өязләр саны 5-тән 3-кә киметелә, Можга өязе составына Ижау өязеннән 3 вулыс, Селты өязеннән — Ува-Тукля вулысның бер өлеше кертелә, 5 вулыс Ижау өязе составына кертелә.
1929 елда Можга өязе составына Вятка губернасының Малмыж өязенең Волипельга вулысының бер өлеше кертелә.
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1922 елда — 7 вулыска, 1924 елда 14 вулыска бүленгән.