Монтана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Монтана штаты
Башкала Хелена
Хөкемдарлар
 -  Губернатор Брайан Швейцер
Мәйдан
 -  Барлыгы 381 156 км2 
 -  Су өлеше (%) 1
Халык саны
 -  Барлыгы 967 440 (2000) 
 -  Тыгызлык 2,51/км2 

Монта́на (инг. Montana [mɒnˈtænə]) — АКШның төньяк-көнбатышында урнашкан штат. Башкаласы — Хелена, иң зур шәһәр — Биллингс. Халык саны — 967 440 кеше (АКШта 44 нче урын, 2008 ел мәгълүматлары). Штатның рәсми атамасы — «Хәзинәләр штаты».

Монтана АКШ составына 41 нче штат буларак керә. Штат исеме испан теленең montaña (тау) сүзеннән килеп чыга дип санала.

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Төньякта Монтана Британ Колумбиясе, Альберта һәм Саскачеван Канада провинцияләре белән, көнчыгышта Төньяк Дакота һәм Көньяк Дакота, көньякта Вайоминг, көнбатышта Айдахо штатлары белән чиктәш. Штатның гомуми мәйданы — 381 156 км², шуның арасында 377 295 км² — коры җир.

Монтанада Глейшер Милли паркы һәм Йеллоустон милли паркы өлеше урнаша. Штат территориясендә Миссури елгасы ага башлый.

Штатның иң югары ноктасы — Гранит-Пик (3904 м).

Сылтамалар[үзгәртү]