Нәкыйф Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәкыйф Вәлиев latin yazuında])
Нәкыйф Вәлиев
Туган телдә исем Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев
Туган 25 апрель 1942(1942-04-25) (81 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Петровский Завод
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре зоотехник, фирка эшлеклесе, район башлыгы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Нәкыйф Вәлиев, Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев (1942 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Петровский Завод) – фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, 1983-1991 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, 1991-1995 елларда Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы [1]. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 25 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Петровский Завод авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх абый белән Хәтирә апа гаиләсендә туган. Петровка Завод мәктәбенең җиде классын, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1961), читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтын (1968), Сарытау югары партия мәктәбен (1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елдан – Сарман районы «Нөркәй» совхозында зоотехник.

1963-1970 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор, өлкән зоотехник, баш зоотехник.

1970-1979 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

1981-1983 елларда – КПССның Сарман райкомының икенче, 1983-1991 елларда ― беренче секретаре.

1991-1995 елларда – Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы. Район тарихында беренче тапкыр Сарман җирлегеннән чыккан партия райкомының беренче секретаре, район хакимиятенең беренче башлыгы булган зат [2].

1997-2008 елларда – Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (рус. ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны) дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе [3].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ун ел Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1995 – Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм күпьеллык тырыш намуслы хезмәте өчен[4]
  • 2017 – ТР Президенты Рәхмәте

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Нурсинә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Гөлшат (Кушаева), Сарман район хастаханәсе табиб-терапевты.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]