Ольга Семихатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Семихатова latin yazuında])
Ольга Семихатова
Туган 25 июль 1921(1921-07-25)
Мәскәү, РСФСР[d]
Үлгән 27 декабрь 2017(2017-12-27) (96 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Әлма-матер Биологический факультет МГУ[d]
Һөнәре ботаник
Эш бирүче В. Л. Комаров ис. РФА ботаника институты[d]
Ата-ана

Ольга Александровна Семихатова (1921 елның 25 июле, Мәскәү2017 елның 27 декабре, Санкт-Петербург) — совет һәм Россия ботанигы, үсемлекләрнең физиологиясе һәм сулыш энергетикасы буенча белгеч, биология фәннәре докторы, В. Л. Комаров исемендәге Ботаника институтының баш фәнни хезмәткәре. Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Семихатова 1921 елның 25 июлендә Мәскәүдә туа. 1939 елда Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. 1942—1943 елларда гаилә Ташкәнтта эвакуацияләнә, анда Ольга Урта Азия университетында укуын дәвам итә. 1943 елда Олег Заленский җитәкчелегендә Көнчыгыш Памирда җәйге практика уза. 1943 елның көзендә Мәскәүгә кайта һәм укуын Мәскәү дәүләт университетында дәвам итә. Дмитрий Сабинин җитәкчелегендә тунг үсешенә багышланган диплом эшен башкара.

Университетны тәмамлаганнан соң, 1945 елда аспирантурага укырга керә. 1949 елдан башлап алты сезон дәвамында Комаров исемендәге Ботаника институтының Памир станциясендә эшли[1]. 1952 елда кандидатлык диссертациясен яклый[2]. 1972 елда «Начар шартларда үсемлекләр сулышында энергетик алмаш» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1983 елдан 1987 елга кадәр Ботаника институтының фотосинтез лабораториясен җитәкли.

2017 елның 27 декабрендә Санкт-Петербургта вафат була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе — Александр Николаевич Семихатов (1882—1956), геология һәм минералогия фәннәре докторы, галим-гидрогеолог.
  • Әнисе — Софья Викторовна Семихатова (1889—1973), геология һәм минералогия фәннәре докторы, палеонтолог, брахиоподларны тиушерүче[3][4].
    • Абыйсы — Михаил Александрович Семихатов (1932—2018), геолог, Россия Фәннәр академиясе академигы.
    • Абыйсы — Николай Александрович Семихатов (1918—2002), инженер-конструктор, Россия Фәннәр академиясе академигы .
    • Ире — Георгий Владимирович Аркадьев (1899—1991), рәссам, уйлап табучы.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Семихатованың фәнни тикшеренүләре төрле температураларда сулыш энергетикасының мәсьәләсен өйрәнү белән бәйле[1]. Үсемлекләрнең хәзерге экологик физиологиясенә нигез салучыларның берсе булып тора[2].

Санкт-Петербург университетында үсемлекләрнең сулышы физиологиясе һәм экологиясе буенча лекцияләр укый, Т. В. Чиркова белән берлектә үсемлекләр сулышы физиологиясе буенча уку әсбабы әзерли. Аның җитәкчелегендә 10нан артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре башкарыла.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елдан Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе[5], 2011 елдан Россия үсемлекләр физиологлары җәмгыятенең мактаулы әгъзасы[6], 1973 елдан Рус ботаника җәмгыяте президиумы әгъзасы, 1988 елдан җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы[7].

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп кенә фәнни эшләр, шул исәптән берничә монография һәм бер уку әсбабы авторы.

  • Семихатова, О. А. Методы оценки энергетической эффективности дыхания растений. — Л.: Наука, 1967. — 96 с.
  • Семихатова, О. А. Смена дыхательных систем : Критич. анализ методов исследования. — Л.: Наука, 1969. — 128 с.
  • Семихатова, О. А. Энергетика дыхания растений при повышенной температуре. — Л.: Наука, 1974. — 112 с.
  • Семихатова О.А., Чиркова Т.В. Физиология дыхания растений, Учебное пособие. — СПб: Изд-во СПбГУ, 2001. — 224 с. — ISBN 5-288-02186-4.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Головко Т. К. Памяти О.А. Семихатовой (1921-2017). Жизнь и научная деятельность // Историко-биологические исследования. — Т. 10. — № 3. — С. 116—126. — ISSN 2076-8176. — DOI:10.24411/2076-8176-2018-11970
  2. 2,0 2,1 Войцеховская О. В., Обручева Н. В., Иванов В.Б. Памяти Ольги Александровны Семихатовой // Бюллетень Общества физиологов растений России. — № 6 (38). — С. 8—9.
  3. Всесоюзное палеонтологическое общество. — Ленинград: Ленинград, 1984. — С. 79. — 260 с.
  4. Бессуднова З.А. и др. Павловская геологическая школа / Отв. ред. Ю.Я. Соловьев. — М.: Наука, 2004. — С. 108. — 211 с. — ISBN 5-02-032941-X 2004.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 07.11.1997 г. № 1187. www.kremlin.ru.
  6. Почетные члены общества // Бюллетень Общества физиологов растений России. — № 24. — С. 37.
  7. Камелин Р. В., Нешатаева В. Ю., Саксонов С. В. Тринадцать съездов русского ботанического общества // История ботаники в России. к 100-летнему юбилею РБО. — С. 72—98.