Охшашлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Охшашлык latin yazuında])

Охшашлык — теләсә нинди ике , нокталары һәм аларның образлары , һәм охшашлык коэффициенты дип аталган ниндидер саны өчен нисбәте үтәлгән Евклид пространствосын үзгәртү ул.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Охшаш фигуралар Борынгы Грециядә безнең эрага кадәр V—IV гасырларда каралган; алар Гиппократ Хиосский, Архит Тарентский, Евдокс Книдский хезмәтләрендә һәм Евклидның «Башлангычлар»ының VI китабында очрый.

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Теләсә нинди гомотетия охшашлык була.
  • Теләсә нинди хәрәкәтне (шул исәптән тождествоны) шулай ук коэффициенты белән охшашлык үзгәртүе дип карарга була.

Бәйле билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әгәр булган охшашлык үзгәртүе булса, фигурасы фигурасына охшаш дип атала.
    • Фигураларның охшашлыгы эквивалентлылык бәйләнеше була.
    • Охшашлыкны тамгалау өчен — тамгасы кулланыла, һәм фигуралары охшаш дигәнне дип язып була.

Охшашлык ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фигуралар охшашлыгы бик күп төзүгә мәсьәләләр эшләүгә ярдәм итә. Охшашлык ысулы шуннан тора, мәсьәләдәге кайсыбер бирелешләр буенча башта эзләнгән фигурага охшаш фигура төзиләр, ә азак эзләнгән фигурага күчәләр. Бу ысул, бер генә бирелгән зурлык озынлык, ә калганнары — я почмаклар, я кисемтәләр чагыштырмасы булган очракта бигрәк тә уңайлы. Охшашлык ысулына мәсьәләнең классик мисалы булып, бирелгән почмакның ике ягына тиюче һәм бирелгән нокта аша үтүче әйләнә төзү тора[1]

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Охшашлык Евклид пространствосын үзенә үз-ара бер мәгънәле чагыштыру була.
  • Охшашлык ясылыкны аффинналы үзгәртү була.
  • Охшашлык туры сызыкта нокталарның урнашу тәртибен саклый, ягъни әгәр ноктасы һәм нокталары арасында ятса һәм , , — ниндидер охшашлыкта аларның ярашлы образлары булса, ул чакта ноктасы шулай ук һәм нокталары арасында ята.
  • Бер туры сызыкта ятмаган нокталар, теләсә нинди охшашлыкта, бер туры сызыкта ятмаган нокталарга күчәләр.
  • Охшашлык туры сызыкны туры сызыкка, кисемтәне кисемтәгә, нурны нурга, почмакны почмакка, әйләнәне әйләнәгә күчерә.
  • Охшашлык кәкре сызыклар арасындагы почмак зурлыгын саклый.
  • Коэффициенты булган охшашлык, теләсә нинди туры сызыкны аңа параллель булган туры сызыкка чагылдыра, яки коэффициенты белән гомотетия була.
    • Һәр охшашлыкны хәрәкәте белән ниндидер уңай коэффициентлы гомотетиянең композициясе итеп карарга була.
    • Охшашлык үз (үз түгел) дип атала, әгәр хәрәкәте үз (үз түгел) булса. Үз охшашлык фигураларның ориентациясен саклый, ә үз булмаганы — ориентацияне капма-каршыга үзгәртә.
  • Ике өчпочмак охшаш була, әгәр
  • Охшаш фигураларның мәйданнарының чагыштырмасы аларның охшаш сызыкларының (мәсәлән, якларының) квадратларына пропорциональ. Шулай, түгәрәкләрнең мәйданнары аларның радиуслары квадратлары чагыштырмасына пропорциональ.

Гомумиләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3-үлчәмле Евклид пространствосында охшашлык шулай ук билгеләнә ( югарыда карап кителгән үзенчәлекләре саклана), һәм шулай ук n-үлчәмле Евклид һәм псевдоевклид пространствосында. Үлчәмле пространстволарда, -үлчәмле Риманов, псевдориманов һәм Финслер пространстволарындагы кебек, охшашлык пространствоның үлчәмен үз-үзенә даими тапкырлаучыга кадәр тәгаенлек белән күчерүче үзгәртү сыман билгеләнә. n-үлчәмле Евклид, псевдоевклид, Риманов, псевдориманов яки Финслер пространстволарының бөтен охшашлыклары җыелмасы, ярашлы пространствоның охшашлык (гомотетик) үзгәртүләр төркеме дип аталган, -буынлы Ли үзгәртүләре төркемен төзи. Күрсәтелгән типтагы һәр пространствода -буынлы Ли охшашлык үзгәртүләре төркемендә хәрәкәтләрнең -буынлы нормаль астөркеме бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андрей Петрович Киселёв. Элементарная геометрия / под редакцией Нила Александровича Глаголева. — 1938.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]