Парландырылган бәрәңге белән ит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парландырылган бәрәңге белән ит latin yazuında])
Парландырылган бәрәңге белән ит

Парда пешерелгән милли ризык

авторлык
Үз исеме

Парландырылган бәрәңге белән ит

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • ит (йомшак җире)
  • бәрәңге
  • суган
  • кишер (беренче ысул белән парлаганда)
  • шулпа
  • он (икенче ысул белән   парлаганда)
  • май
  • тоз
Өстәмә

борыя

аналоглары

Парландырылган бәрәңге белән тавык ите

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Сыер яки сарык итен әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыер яки сарык итенең йомшак җире (сум ит) алына. Яхшы­лап юганнан соң, итне 300—500 грамм зурлыгындагы кисәкләр­гә бүләләр дә 2—3 стакан су салып пешерергә куялар. Пешкән ит суынгач, аны вак калҗаларга турыйлар.

Бәрәңге һәм башка кушылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уртача гына эрелектәге тигез бәрәңгеләрне әрчегәч, урталай ярып, тозлы суда пешереп алалар.

Суган белән кишер аерым савытта майда кыздырыла.

Әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майлы табага туралган ит, аның өстенә бәрәңге, бәрәңге өстенә кишер белән суган салына. Өсләренә 1 стакан ит шулпа­сы сибеп, өстен каплап, плита өстенә парландырырга куела.

Икенче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрәңге белән итне икенче ысул белән — башта кыздырып парландырырга да була. Моның өчен чи ит 80—100 грамм зур­лыгындагы кисәкләргә турала. Бу кисәкләргә тоз, борыч сөртеп, онда әвәләнә һәм табага салып һәр ягы кызарганчы кыздырыла. Шуннан соң итне кәстрүлгә салырга кирәк; ит кыздырылган табага бер стакан су салып, кайнатып чыгарырга да аны сөзеп, кәстрүлгә ит өстенә салырга, тагын ике стакан су өстәп, итне 1 —1,5 сәгать сүрән генә утта парландырырга кирәк. Парланган иткә вак итеп турап аерым кыздырылган суган һәм урталай ярып пешерелгән бәрәңге, бер лавр яфрагы, 5—6 бөртек тартма­ган борыч салып, барысы бергә тагын 20—30 минут ут өстендә тотыла,

Рецепт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 кешелек   хәзерләгәндә:   1—1,5  килограмм ит (йомшак җире), 2 килограмм бәрәңге, 300 грамм суган, 200 грамм кишер (беренче ысул белән парлаганда), 2—3 стакан  шулпа, 1—2 аш , кашыгы он (икенче ысул белән   парлаганда),   100—150 грамм май алына.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]